Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

2020 елгы урак өсте кампаниясен мул уңыш белән төгәлләүгә якты ышаныч бар

Бар җиһан чын көз хакимлегенә кереп бара. Көзге һава торышы тотрыксыз булса да, әлегә табигатьтә сакланган уңай шартлар авыл хуҗалыгында җитештерүчән хезмәт куяр өчен кулай мөмкинлекләр тудыра.

Иген басулары көннән-көн бушый. Август аеның игенчелек өчен шактый яхшы килүе һәм амбар хуҗалыкларына кайтарылган алтын башак күләме 2020 елгы урак өсте кампаниясен мул уңыш белән төгәлләүгә якты ышаныч бирә. Әйе, бар җаны белән җир эшен яраткан, эшен күңелен биреп башкарган игенчеләребезнең фидакарь хезмәте – ил табынын ризыклы, бәрәкәтле итә. 

31август көненә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең игенчелек бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча районыбызда бөртекле-кузаклы культуралар игеләсе мәйданнарның 24 мең 881 гектары суктырылып, тулаем 103 мең 740 тонна яңа иген уңышы җыеп алынган. Уртача күләме район буенча гектарыннан 41,7 цетнерны тәшкил итә. Бүгенге көндә иң мул ашлыклы хуҗалыклар рәтен “Дуслык” күмәк хуҗалыгы әйдәп бара, хуҗалык амбарларына уракның тәүге көненнән алып барлыгы 7 мең 619 тонна уңыш кайтарылган. Шунысы да куанычлы: “Дуслык” күмәк хуҗалыгы районыбызда беренчеләрдән булып бөртеклеләр урагын тәмамлады. Хуҗалыкта бүгенге көндә күпьеллык үлән һәм рапс культураларын җыйнап алу эше калып бара. “Алга” күмәк хуҗалыгы да тимерне кызуында сукты, урып-җыюда өлгерлек күрсәтеп, финиш сызыгын беренчеләр рәтендә узды. Башлаган эшне вакытында бетерү хәерле, диләр. Район күмәк хуҗалыкларында 3 мең 246 гектар мәйданнарда бөртекле культураларны суктырып алу эше калып бара. Һава торышы да игенчеләребезнең изге хезмәтенә алшартлар бирсен! 

Басу-кырларда көзге чәчү дә оешкан төстә дәвам итә. 31 август көненә быелгы көзге чәчү өчен планлаштырылган барлык мәйданның 8 мең 255 гектарында уҗым культуралары җир куйнына иңдерелгән. Хәзерге чорда чәчү өчен иң уңай вакытлар, шуңа күрә югары темплар белән сыйфатлы чәчүне оештыру һәр хуҗалыкта иң төп бурычларның берсе булырга тиеш. Ләкин, шуңа да карамастан, “Уңыш” һәм “Тукай исемендәге” күмәк хуҗалыкларда хезмәт темплары түбән һәм һәр эшне оештыруда даими җитешсезлекләр күзәтелү әлеге хуҗалыкларны бер дә бизәми. 

Хуҗалыкларда көзге чәчү белән беррәттән, язгы чәчүгә әзерлек – туңга сөрү, зәп эшкәртү эшләре дә дәвам итә. “Мул уңыш үстерәсең килсә, иртә туңга сөр” диләр тәҗрибәле агрономнар, чөнки игене җыеп алынган мәйданнарны мөмкин кадәр эшкәртеп, сукалап калдыру игенчелек өчен отыш бирә. Быел районыбызда 40 мең 100 гектарда төп эшкәртү эшләрен башкару планлаштырыла. Бүгенге көндә барлык мәйданнарның 10 мең 598 гектарында зәп сөрү тәмамланган, әлеге мөһим хезмәткә күмәк хуҗалыкларда барлыгы 40лап агрегат җәлеп ителгән. 

Терлекчелек тармагында да эш тынмый. 27 август көнне “Яңа тормыш” күмәк хуҗалык территориясендә, югары оешканлык белән, сыер савучылар арасында 37нче тапкыр, ясалма орлыкландыру технологлары арасында 13нче тапкыр һөнәри бәйге узды. Ярышта районыбызның 20 күмәк хуҗалыгыннан иң яхшы хезмәт күрсәткечләренә ирешеп хезмәт куйган савымчылар һәм осеменаторлар өч өлештән торган һөнәри сынау үттеләр, барлык хезмәт тәҗрибәләрен туплап көч сынаштылар. Баллар ярдәмендә бәяләнгән сынау нәтиҗәләре буенча сыер савучылар арасында “Татарстан” күмәк хуҗалыгы савымчысы Гөлнар Ханнанова, ясалма орлыкландыру технологлары арасында “Кызыл юл”дан Гөлнара Низамиева төп җиңүчеләр булып танылды. Икенче призлы урынга исә “Дуслык” хуҗалыгы савымчысы Анна Федотова һәм “Борнак” күмәк хуҗалыгы осеменаторы Илфак Фәләхетдинов лаек булды. “Яңа тормыш” күмәк хуҗалыгы сыер савучысы Рәмзия Әсхәдуллина һәм “Тимирязев исемендәге” күмәк хуҗалыкның ясалма орлыкландыру технологы Светлана Мифтахова да бик уңышлы чыгыш ясап өченче урынга чыктылар. 

Әлеге ярышның тагын бер күркәм традициясе ул – хезмәт итүнең елларына карап иң яшь һәм иң өлкән хезмәткәрләрне хөрмәтләү. Савымчылар арасында иң зур хезмәт тәҗрибәсенә ия сыер савучы Рәмзия Гиматова бүләкләнде. Рәмзия ханым “Алга” күмәк хуҗалыгында 38 ел фидакарь хезмәт куя. Ә иң яшь савымчы Энҗе Ибрагимова “Игенче” күмәк хуҗалыгыннан. Аның хезмәт стажы тулаем 6 елдан артык, шуның 3 елын ул савымчылыкта эшли. 

Ясалма орлыкландыру технологлары арасында иң өлкән хезмәткәр Пантелеймон Петров “Сорнай” күмәк хуҗалыгында хезмәт куя. Ә иң яшь осеменатор исә “Маяк” хуҗалыгында эшләүче Рәмзил Хадеев. 

Тәҗрибә эшли-эшли туплана, ә терлекчелектә хезмәт куючы һәр хезмәткәрнең көндәлек башкарган эше аерым хөрмәткә лаек. Ярыш быел да югары дәрәҗәдә узды, катнашучыларның һәрберсе үз осталыкларын һәм хезмәтләренең асылын төптән ачып бик матур ярыш мизгелләре күрсәттеләр. Районыбызның нигезе булган авыл хуҗалыгын фидакарь тырышлыклары нәтиҗәсендә үрләргә алып менгән хезмәтчәннәргә киләчәктә дә хәерле хезмәт көннәре теләп калабыз. 

Мәгълүматлар 31 август көненә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынып,  “Кайтаваз” радиосы тарафыннан әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев