Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

2020 елның урып-җыю кампаниясе Алмаз өчен иң уңышлысы булды (+фото)

Районыбыз башлыгы тарафыннан һәр атна саен алдынгы игенчеләребезгә тапшырыла торган вымпелларның бу атнада соңгылары үз ияләрен тапты

“Игенче” хуҗалыгыннан Алмаз Гарипҗанов дүртенче вымпелын алганга гаҗәпләнүче дә булмагандыр инде, мөгаен. “Класс Тукано” комбайнының яңа булуы да үз эшен эшләми калмагандыр, комбайнчы үзе дә тырыш. Хуҗалык җитәкчелегенең дә өметен аклады техника. Районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллин да вымпелны тапшырган чакта Алмазны һәм ярдәмчесе Рафис Сәмигуллинны мактап, хезмәтләренә югары бәя бирде. 2020 елның урып-җыю кампаниясе Алмаз өчен иң уңышлысы булганга шик юк, үзе дә сөенечен яшерми игенче. Быелгы тырышлык, яхшы кәеф икенче елга да сакланып, шулай ук матур итеп эшләргә насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев