Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

2021 елда авыл хуҗалыгы өлкәсендәге төзелешләр

Районыбыз авыл хуҗалыгы гел яңарышта. Замана белән бергә атлаучы, үзгәрешләр яклы булучы җитәкчеләрнең дә тырышлыгы бу

Район авыл хужалыгы продукциясен җитештерүче хужалыкларда узган елда алып барылган төзелешләр моның белән генә чикләнми. «Дуслык» җәмгыятендә файдалануга тапшырылган 65 миллион сумлык савым үзәге файдалануга тапшырылуы турыда газетабыз битләрендә яктыртып уздык. «Бөрбаш» хужалыгының Алан авылында, «Маяк» хужалыгында мегаферма төзелешләре башланды, шулай ук терлек торакларына реконструкция, амбар хужалыкларында корылмаларны яңарту, сенаж-силос базларын бүгенге таләпләргә китереп үзгәртү буенча колачлы эш алып барылды.

«Татарстан» хуҗалыгында 110 миллион сумга төзелгән, 850 баш савым сыерына исәпләнгән мегаферманың яңа торагы. / Фотолар: вакыйф зәкиев, «хезмәт».

«Кызыл юл» хуҗалыгында мегаферманың 500 башка исәпләнгән чираттагы яңа бинасы файдалануга тапшырылды.

«Игенче» хуҗалыгының Кенәбаш авылында урнашкан 300 башка исәпләнгән роботлы фермасы.

«Сосна» хуҗалыгының савым заллары булган 500 баш сыерга төзелгән заманча фермасы 80 миллион сумга төшкән. Киләчәктә аны 1200 башка җиткерү күздә тотыла.

Фотолар: Вакыйф Зәкиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев