Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

2022 ел урагы «Труд» җәмгыяте өчен уңышлы булганмы? (+фото)

Комбайннар гөрелтесе тынды

Офыкларга кадәр җиткән иген басуын ярып килүче комбайннарны күзәтүе сок-лангыч күренеш. Куәтле кыр кораблары артыннан тигез юллар булып салам теземнәре сузылып кала. Игенчеләрнең үз эшенең осталары булуы әллә каян күренеп тора: ашыкмыйлар, басуның үзенчәлеген исәпкә алып, үз җайлары белән киләләр. Быелгы уракны искә алып, шушылай итеп кенә сөйләргә калды. 2022 ел урагы «Труд» җәмгыяте өчен уңышлы булганмы? Баш агроном Илдар Гыйләҗев белән без шул хакта сөйләшеп уздык.

Илдар әлеге хуҗалыкта 2011 елдан баш агроном булып эшли башлый. Шушы еллар эчендә бик мул уңышлы ел булды, дип 2020 елны атады белгеч. Узган ел, гомумән, 23 мең центнер гына уңыш җыеп ала алганнар. Быел – 50000.

Баш агроном белән бөртеклеләрдән алынган уртача уңыш хакында да сөйләшеп уздык.

– Көзге бодайдан – 37,4, арпадан – 44,5, язгы бодайдан – 41,0, солыдан – 45,1, арыштан – 42,1, борчактан 26,1 центнер уртача уңыш ала алдык. Шулардан бүгенге көндә җәмгыятьтә эшләүчеләргә 200әр тонна арыш, арпа, бодай бирдек. Аңарчы инде печән һәм салам өләшкән идек.

«Труд» хуҗалыгында алар уракны төгәлләп килгән көндә булырга туры килде. Игенчеләрнең кәефләре яхшы, 31 июльдән 29 августка кадәр тырышып эшләп, игеннәрне вакытында, югалтуларсыз җыеп ала алуларына барысы да шат иде. Әлеге җәмгыятьтә үз эшләренең осталары, комбайн штурвалы артында беренче генә дистә елын йөрмәүче игенче-механизаторлар эшли. Быел рәтләренә яшь комбайнчы да кушылган. Ул – Владислав Ураков. Владиславка нибары 20 яшь, моңарчы ике ел комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән, быел үзе «Нива» комбайны белән уракка чыккан. Ярдәмчесе, туганы Никита Конькинга 18 яшь. Егетләр яшь булуларына да карамастан, эшкә бертигез җаваплы карап, техникалары ватыла калса, бергәләп төзекләндереп, матур гына эш нәтиҗәсе күрсәткәннәр. Үрнәк алырдай хезмәттәшләре дә, эш рәтенә өйрәтүчеләре дә бар  шул аларның. Владиславның әтисе Олег әфәнде дә хуҗалыкның алдынгы механизаторы. Үзендә булган тырышлыкны, техникага булган мәхәббәтне Владислав Ураков улында да тәрбияли һәм инде Владислав шушы ышанычны югалтмыйча, тырышып хезмәт куя.

Валерий Степанов, Эдуард Овчинников, Владислав Абрамов игенче һөнәренә тугры калып килүче, чыннан да үрнәк комбайнчылар. Ярдәмчеләре Андрей Зубарев, Михаил Дмитриев, Эмиль Фәйзрахманов  белән быелгы уракны да тырышып эшләп чыктылар.

Валерий Степановны араларында иң тәҗрибәлесе дип атарга мөмкин. Ул хуҗалыкта 30 елга якын хезмәт куя. Шул еллар эчендә «Сибиряк», «Нива», «ДОН» комбайннарында эшләргә туры килгән аңа. Бүгенге көндә инде ул заманча, әле узган ел гына беренче урагына керешкән «Акрос 550»дә эшли.

– Синең тырышлыкны күреп, бәяләп, яңа техника бирсәләр  – бу бик куанычлы. Еллар буе туплаган тәҗрибәм белән бүгенге көндә ярдәмчем Андрей Зубарев белән бүлешәм. Ул әле быел гына эшли башлады. Безгә яңа механизаторлар ел да килә һәм без бик сөенеп аларны эш рәтенә өйрәтәбез. Чөнки киләчәктә безнең дәвамчылар булуларын телибез, – ди Валерий Степанов.

Хезмәттәше кебек үк Эдуард Овчинников та хезмәт юлын «Сибиряк», «Нива» комбайннарында башлый. Бүгенге көндә «КЗС-812»не иярли.

– Мин 2002 елдан эшли башладым. Игенче һөнәре минем өчен бик якын ул. Чөнки инде яшь чакта ук комбайнчы ярдәмчесе булып эшләү насыйп булды. Әтием Василийга да техника җене кагылган. Ул инде бик озак еллар «КамАЗ»да эшли. Аннан техниканың бөтен нечкәлекләренә дә өйрәндем мин, – ди Эдуард.

Владислав Абрамовның иң беренче һөнәре – слесарь була. Механизатор буларак хезмәт куя башлаганына да егерме еллап. Быелгы уракта ул «ДОН-1500» комбайнында эшләде.

– Безгә, тәҗрибәле механизаторларга, яшьләр килү һәм тырышып эшләүләре бик сөенечле, – дип Владислав Ураков белән Никита Конькинга ишарәләп күрсәтте Владислав әфәнде. Чыннан да, әле яңа гына техника арасына кереп баручы яшьләргә биредә кайгыртып караулары сизелә. Буыннар алмашының киләчәкне уйлап эш итүләре дә зур хөрмәткә лаек.

– Безнең комбайнчылар һәм аларның ярдәмчеләре дә тәҗрибәлеме ул, яшьме, барысы да бик тырышлар. Техникалары ватыла икән, икенче көнне эшкә иртәдән чыгарлык итеп, төне буе да төзекләндерәләр. Эшкә булган шундый җаваплылыклары өчен зур рәхмәт аларга. Араларында гаиләләре белән хуҗалыкта хезмәт куючылары да бар. Леонтьевлар гаиләсе дә шундыйлардан. Гаилә башлыгы Зөфәр әфәнде – «МТЗ-1221» тракторында һәм азык хәзерләү комбайнында, кызы Розалия – ашханәдә, улы Илшат амбарда эшли. Илшат турында, гомумән, аерым сөйләрлек. Бөтен төр техникада да эшләрлек универсаль белгеч ул. «Амкадор»да да, «КамАЗ»да да, тракторда да эшли, – дип хуҗалыкта эшләүчеләр хакында мактау сүзләре әйтеп узды Илдар.

Илшатның үзе белән танышырга дип амбарга бардык. – 2015 елдан шофер булып эшли башладым. Бүгенге көндә «ГАЗ-53» машинасында эшлим. Биредәге бөтен эшнең дә җаен беләм инде мин. Коллективыбыз да бик яхшы, бердәм, – ди Илшат. Гаиләдә дә ул тырыш гаилә башлыгы, биш баласына кайгыртучан әти, тормыш иптәшенә төпле терәк. Амбар мөдире Виталий Копаров та Илшатның хезмәтен югары бәяләп узды. Үзе дә үз эшенең остасы Виталий. 1994 елдан бирле ындыр табагында эшли ул, 2015 елдан мөдир вазыйфасында.

Басуда да, амбарда вакытта да хуҗалыкта эшләүчеләрдән коллективыбыз бердәм дигән сүзне еш ишетергә туры килде. Шушы бердәмлек уңышлы эшнең төп нигезе булып тора да инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев