Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«60 яшем белән Кыш бабай һәм Кар кызы үзләре котлады бит», дип куана баш зоотехник Василий Кумаев (+фото)

Профсоюз комитетлары булган “Труд”, “Активст”, “Арбор”, “Кама”, “Якты юл” җәмгыятьләрендә Кыш бабай белән Кар кызын куанып каршы алганнар.

Сайтыбызда иртәнге сәгатьләрдә район профсоюз комитеты Кыш бабае һәм Кар кызы профсоюзлары булган авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә булып, хезмәткәрләрне Яңа ел бәйрәме белән котлап, эшләрендә уңышлар, үзләренә сәламәтлек теләде, дип хәбәр иткән идек.

Профсоюз комитетлары булган  “Труд”, “Активст”, “Арбор”, “Кама”, “Якты юл” җәмгыятьләрендә Кыш бабай белән Кар кызын куанып каршы алганнар.

Район профсоюз оешмасы рәисе Марина Ишмурзина җитәкчелегендәге команда урыннарда конкурслар оештырып, хезмәткәрләргә ял минутлары бүләк иткән. Гармунга кушылып җырлап, рәхәтләнеп биеп күңел ачканнар.

Җәмгыятьләрнең һәрберсендә терлекчелек йортларына район профсоюз комитеты исеменнән электр чәйнеге һәм ашау пакетлары бүләк ителгән. Конкурсларда катнашучылар Кыш бабайның махсус бүләгенә дә лаек булган.

“Труд” җәмгыятенең баш зоотехнигы Василий Анатольевич Кумаев өчен әлеге көн икеләтә бәйрәм булган. Аның бүген 60 яшьлек юбилее булган.

- Әле моңарчы туган көнемнең бу кадәр истәлекле булганы юк иде. 60 яшем белән Кыш бабай һәм Кар кызы үзләре котлады бит, - ди Василий Анатольевич.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кыш бабай бүләге баш зоотехник