Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

70 яшен дә эштә каршылый. Кем ул?

Сабырлыгы, иплелеге һәр хәрәкәтеннән, сөйләшүеннән бөркелеп, күренеп торган кешеләр, килешәсездер, күп түгел. Бүген, кызганычка, барыбыз да ашыга-кабалана. Кызу заманда яшибез бит дип акланучылар да хәйран. Тик заманда түгел, үзебездә хикмәт. Менә шушы чорда яшәп тә, сабырлык белән дә тормышта күп нәрсәгә ирешкән кешеләр була.

 “Бөрбаш” хуҗалыгында тәэминатчы булып эшләүче, 70 яшен дә эштә каршылаучы Нәҗип абый Зарипов (рәсемдә) әнә шундый сирәкләрнең берсе.

– Холкым шундый, гомерем буе кешеләргә каты бәрелмәскә тырыштым. Кайчакта ялгыш берәр сүз әйтсәм, үземне әллә ничә көн битәрләп йөрим, – ди ул.

Аңа карап, сүзе беркайчан да аяк астына төшмәгән. Тыңлаганнар да, киңәш-табышына да колак салганнар, эше дә гөрләп барган.

– Гомере буе үз эшенә җаваплы карады, аңа нинди генә эш кушылса да, үти аласына шикләнмәдек тә. Иң ышанычлы, булдыклы хезмәткәрләребезнең берсе ул. Тормыш авырлыкларын күп күрде, хәләл хезмәте, тырышлыгы белән барысына да ирешә алды. Аның турында нинди генә мактау сүзләре әйтсәң дә, ялгыш та, артык та булмас, – ди хуҗалык җитәкчесе Рафис Солтанов та.

Әйе, тормышта, бигрәк тә балачакта Нәҗип абый өлешенә сынаулар шактый күп туры килгән. Әти- әнисеннән яшьли ятим калып (икесе бер елда вафат була), Салисә апасы һәм җизнәләрендә үскән, армиядән кайтып, эшли башлагач та шуларда яшәгән. “Әле өйләнгәч, Рузалияне дә шуларга алып кайттым. Аларга мин гомерем буе рәхмәтле”, – ди ул.

Язманың дәвамы - "Хезмәт" газетасында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев