Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

8 айлык нәтиҗәләр: сокландыра һәм уйландыра

8 айда район күмәк хуҗалыкларыныӊ икесе – «Татарстан» һәм «Кызыл юл» 100 миллион сумнан артык акча кереме алдылар. Беренче хуҗалыкта ул 124 миллион сум булса, икенчесендә107 миллион сум тәшкил итте.

Һәр ай саен хуҗалык җитәкчеләре, баш белгечләр катнашында алда торган бурычларны ачыклау максатыннан район хуҗалыкларында эш торышына киӊ һәм тирән анализ ясала. Хуҗалыкларда  алып барыла торган күпкырлы эшнеӊ нәтиҗәсе аларныӊ  икътисадында, саннарда ачык чагыла.

8 айда район күмәк хуҗалыкларыныӊ икесе – «Татарстан» һәм «Кызыл юл» 100 миллион сумнан артык акча кереме алдылар. Беренче хуҗалыкта ул 124 миллион сум булса, икенчесендә107 миллион сум тәшкил итте. Бу өлкәдә «Дуслык», «Яӊа тормыш», «Игенче» һәм Тимирязев исемендәге хуҗалыкларныӊ нәтиҗәле эшләүләрен билгеләп узарга кирәк, аларныӊ акча керемнәре 98-83 миллион сум күләмендә тупланган. Кызганыч, барлык хуҗалыклар да мондый күрсәткечләр белән мактана алмый шул. Өч хуҗалыкта акча кереме 50 миллион сумнан хәйран ким. «Борнак» хуҗалыгыныӊ 8 айда кереме 46 миллион сум булса, Тукай исемендәге хуҗалыкныкы – 41 миллион сум булды, «Уӊыш»ныкы тагын да аз – 23 миллион сум гына. Бер эшләгән җирдә һаман да эшлиләр: 2018 ел белән чагыштырып караганда акча кереме алуда «Смәел»дә  – 48, Тимирязев исемендәге хуҗалыкта – 44, «Борнак»та – 43, «Кызыл юл»да – 41, «Татарстан» һәм «Сосна»да – 36, «Игенче»дә – 35 процент үсеш белән баралар. Гомуми акча кеременеӊ чагылышы – аны хуҗалыкныӊ 100 гектар авыл хуҗалыгы җирләренә чагыштырып караганда ачык күренә. Бу очракта, 100 гектар авыл хуҗалыгы җиренә Тукай исемендәге хуҗалыкта 1 миллион 969 меӊ сум, «Сорнай»да –1 миллион 925 меӊ сум, ә «Уӊыш»та 1 миллион 178 меӊ сум акчалата керем туры килә. Ә 100 гектар авыл хуҗалыгы җиренә акча кереме буенча иӊ югары күрсәткечләр түбәндәгечә: «Смәел» – 4 миллион 661 меӊ сум, «Татарстан» – 3 миллион 743 меӊ сум, «Кызыл юл» – 3 миллион 219 меӊ. Район буенча 100 гектар авыл хуҗалыгы җиренә акча кереме уртача 2 миллион 532 меӊ сум тәшкил итте.

Быелгы 8 айда җитештерелгән продукция күләмен карасак (бүгенге бәяләр белән), иӊ күп продукция – 215 миллион сум «Татарстан» хуҗалыгында. 184 миллион сумлык продукция «Кызыл юл» һәм 180 миллион сумлык продукция «Игенче» хуҗалыкларында. Шул ук вакытта «Уӊыш»та 40 миллион сумлык, Тукай исемендәге хуҗалыкта 55 миллион сумлык продукция җитештерелгән. Җитештерелгән продукция күләмен 100 гектар авыл хуҗалыгы җирләренә чагыштырып караганда, «Смәел»дә ул – 5 миллион 703 меӊ, «Татарстан»да ул 4 миллион 780 меӊ сум. «Кызыл юл», «Алга», «Арбор», «Яӊа тормыш» хуҗалыкларында 100 гектар авыл хужалыгы җиренә 3миллион 926 меӊ – 3 миллион 806 меӊ сумлык җитештерелгән продукция туры килә. «Сорнай»да бу күрсәткеч бары 2 миллион 751 меӊ, Тукай исемендәге хуҗалыкта – 2 миллион 198 меӊ һәм  «Уӊыш»та 1 миллион 652 меӊ сум. Уртача районныӊ бу күрсәткеченнән 9 хуҗалыкныӊ кимрәк эшләвен күзалласак, җитештереләчәк продукциянеӊ күләмен күпмегә арттырырга мөмкинлек барын чамаларга була.

Сөт акчаныӊ төп чыганагы буларак игътибар сорый. Аныӊ буенча төрле киӊәшмәләр, семинарлар еш үткәрелә. Агымдагы елныӊ 8 аенда бу тармакта сөт җитештерү буенча куелган бурычларны бары Тукай исемендәге хуҗалык кына үти алмады. Районга сөт җитештерү буенча киеренке үсеш планнары җиткерелгән чорда, бу хуҗалыкныӊ гомуми эшне артка сөйрәве куанычлы хәл түгел.  Шул ук вакытта, күз уӊаенда булырга тиешле башка тармакларны да читтә калдырырга ярамый. Мәсәлән, ит җитештерү юнәлеше. 2018 елныӊ 8 аенда районда 3983 тонна мөгезле терлек ите җитештерелсә, агымдагы елныӊ шул чорында ул 4058 тоннаны тәшкил итте. Бу алдагы ел белән чагыштырганда 102 процент кына. Авыл хуҗалыгы тармагыныӊ еллык үсешен 8-10 процент үсеш белән күзаллаганда, бу зур күрсәткеч түгел. «Уӊыш» та 65 тонна, Тукай исемендәге хуҗалыкта 114 тонна гына мөгезле терлек ите җитештерелгән. Район буенча мөгезле эре терлекләрдән тәүлеккә 782 грамм үсеш алынса, ул Тукай исемендәге хуҗалыкта – 658 грамм, «Труд» хуҗалыгында – 728, «Борнак» – 732 грамм гына булды. Терлек озак үстерелгәч, аӊа тоткан чыгымнарныӊ да артуы бәхәссез. Тере үлчәүдәге терлекнеӊ бер центнерыныӊ үзкыйммәте район буенча 11 меӊ 662 сум булса, «Активист» хуҗалыгында ул 14 меӊ 898 сум, «Алга»да – 14 меӊ 216 сум, «Якты юл»да – 13 меӊ 705 сум, «Арбор»да – 13 меӊ 91 сум булды.

Хуҗалыкларның җитештерү өлкәсендә эше аларда эшләүче хезмәткәрләрнеӊ хезмәт хакларында да ачык чагыла. 2018 елныӊ 8 аенда күмәк хужалыкларда район буенча уртача хезмәт хакы бер айга 21 меӊ 291 сум иде. Агымдагы елда исә шушы чорда уртача айлык хезмәт хакы 23 меӊ 413 сум булды, үсеш 10 процент. «Якты юл»да айга уртача 19 меӊ 736 сум, «Активист»та – 20 меӊ 274 сум, Тимирязев исемендәге хуҗалыкта 20 меӊ 849 сум хезмәт хакы түләнә. Ә иӊ аз айлык хезмәт хакы алучылар Тукай исемендәге хуҗалыкта, бары 17 меӊ 587 сум. Барлык хуҗалыклар хезмәт хакын арттыру юлларын эзләгәндә, бу оешмада киресенчә, ул кимегән.  Бу узган елныӊ шушы чоры белән чагыштырып караганда 400 сумга якын ким дигән сүз. Хезмәт хакына тотыла торган өлешне арттыруныӊ бердәнбер юнәлеше – җитештерүне үстерү, чыгымнарны киметү. Күрсәткечләргә кыска гына күзәтү ясаганда  аталып киткән күмәк хуҗалык җитәкчеләре, белгечләре бу саннарга тагын бер кат игътибар итеп, атналык, айлык һәм еллык бурычлар билгеләгәндә искә алсыннар иде. Нәтиҗәләр һәр тармак белгечләре катнашында,  фикерләре, тәкъдимнәре белән хезмәткәрләрнеӊ җыелышларында каралырга һәм ул уӊай күрсәткечләрдә чагылырга тиеш.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: семинар-киңәшмә