Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Аерма юк түгел, бар

25 октябрь көнне “Кама” хуҗалыгында район җирлегендә “ Авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую һәм киләсе елның кыр эшләренә хәзерләү “ буенча семинар-киңәшмә узды.

Киңәшмә эшендә район җитәкчелеге, авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре инженерлары катнашты. Алар “Кама”ның хуҗалык амбарында булдылар, машина-трактор паркын карадылар, теоритик өлештә фикер алыштылар.
Җыелыштан алынган мәгълүматлар буенча, бүгенге көндә районда 556 трактор, 92 ашлык суга торган, 47 азык әзерли торган комбайн, 23 берәмлек үзйөрешле чапкыч, 105 берәмлек чәчү агрегаты һәм 180 җир эшкәртә торган башка агрегатлар бар. Ул көнгә, кукурузны орлыкка алуга һәм азык хәзерләүгә җәлеп ителгән комбайннардан кала, барлык комбайннар да кышкы саклауга куелган дип белдерелде.Шулай ук инде кырда эшләүдән туктаган авыл хуҗалыгы техникалары һәм башка агрегатлар да кышкы саклауда. Ләкин районда авыл хуҗалыгы оешмалары арасында бу мәсьәләгә карата карашта аерма бар. Мәсәлән,районның 9 хуҗалыгында кыр эшләре техникасы ябык ангарларда яисә түбә астында астында саклана. “Кызыл юл”, “Бөрбаш”, “Дуслык”, “Сорнай”, “Маяк”, “Смәел”, “Кама”да техникага караш әнә шулай – җаваплы. Шул ук вакытта миллионлаган суммаларга алган техникаларын ачык һавада – җил-яңгыр, кар астында тотучы хуҗалыклар да бар икән. Шундый 11 хуҗалыкны санап үтте белгеч. Киңәшмә эшендә район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин, хуҗалык рәисе һәм техника өлкәсенә караган башка белгечләр катнышты һәм чыгыш ясады. Киләсе елның семинар -киңәшмәсе “Маяк” җәмгыятенә билгеләнде. Киңәшмә барышында уңышлы эшләүче инженерларны да бүләкләделәр. Шунда ук республика районнарында техниканы кышкы саклауга кую буенча ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан конкурс та игълан ителүе турында кабаттан искәртелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кама