Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Африка чумасы куркынычы янәшәдә генә.

Азыкларында талпаннар булмауны ачыклау да зыянга булмас.

Африка чумасы куркынычы янәшәдә генә. 2020 елның 24 декабрендә

Зәй районының аучылык хуҗалыкларында (Карамалы, Баграж,

Елхово) кабаннардан алынган тикшеренүләрендә Африка дуңгыз чумасы ачыкланган. 2020 елның 25

декабрендә диагноз расланган.

2020 елның 20 декабрендә Татарстанда кыргый кабан дуңгызлары

арасында Африка дуңгыз чумасының беренче чыганагы Алабуга

районының «Түбән Кама» милли паркында ачыкланган булган.

Дуңгызларда африка чумасы — вируслы йогышлы авыру. Әлеге авыру

дәвалауга бирешмәве белән куркыныч. Чирне булдырмый калу өчен дуңгыз

асраучы җәмгыятьләрдә һәм шәхси хужалык ияләренә профилактика

чараларын төгәл үтәргә, сагырак булырга кирәк. Моның өчен түбәндәге

кагыйдәләрне җиренә җиткереп башкару сорала: терлекләргә азык биргәндә

бик сак булу киңәш ителә: эшкәртергә, яраклысын тикшереп кенә бирергә

кирәк. Дуңгызларны хуҗалыктагы башка хайваннардан һәм кош-кортлардан

читләштерергә кирәк, чөнки ерткыч кошлар, эт, песиләр дә вирус

таратучылар булырга мөмкин. Азыкларында талпаннар булмауны ачыклау да

зыянга булмас. Шуның өчен дуңгызлар торучы һәм азык запасы сакланучы

урыннарга даими рәвештә дезинфекция һәм дезинсекция (бөҗәкләргә каршы

көрәш) ясау зарур.

Дуңгызларны ветеринар хезмәт органнарыннан бирелгән йогышлы чирләре

булмавын раслаучы документлары булмаган очракта сатып алмаска киңәш

ителә. Тиешле тәртиптә сатып алынганнарын да башка дуңгыз һәм

терлекләрдән вакытлыча аерып тору, ягъни карантин үткәргәннән соң гына

гомуми көтүгә кушарга рөхсәт ителә. Дуңгызларга вакцинация ясау һәм мал

табибларының тикшерү үткәрүе кирәк. Әгәр дә дуңгызларда африка чумасы

бар дигән шик туган очракта, тиз арада дәүләт ветеринар хезмәте

белгечләренә хәбәр итүегез сорала. Тел 2-59-57. Белгечләр килгәнче шикле

яки авыру дуңгызны үз урынында аерып калдырырга кирәк. Дуңгызны һәм

башка хайваннарны суярга, аларның итен, маен, тиресен, йоннарын

кулланырга ярамый.

Безнең районда күмәк хужылыкларда 6310 баш дунгыз, ә шәхси хуҗалыкта

633 баш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Африка чумвасы