Аграрийларның көндәлек мәшәкатьләре: агроиминләштерү - практикада
Бүген аграрийлар торган саен күбрәк булачак уңышны иминләштерү турында уйлыйлар. Агроиминләштерү хәтәр игенчелек төбәкләре өчен аеруча әһәмияткә ия, шундыйларга безнең республика да керә. Ул авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен, һава шартларына карамастан, тотрыклы эшчәнлек алып баруда, керемнәрне алдан фаразлауда реаль мөмкинлекләр бирә.
Узган ел Татарстан авыл хуҗалыгы предприятиеләре көзге елт һәлак булуга бәйле рәвештә 120 млн. сум компенсация алдылар. Барлык сумма «Красный Восток Агро» АҖенә туры килә диярлек. Без агрохолдингның генераль директоры Владимир Панковтан чәчүлекләрне иминләштерү тәҗрибәсе белән уртаклашуны сорадык:
- Мәгълүм булганча, РФ Хөкүмәте авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең көзге чәчүлекләрне кабат чәчү буенча чыгымнарын бары тик иминләштерелгән кырлар өчен генә компенсацияләү турында карар кабул итте. Татарстанда 218 мең гектар һәлак булган җирләрнең 12,5 мең гектары гына иминләштерелгән булып чыкты.
2012 елга кадәр Россия Федерациясендә агроиминләштерүгә дәүләт ярдәме системасы эшләп килде, авыл хуҗалыгы җитештерүчесе иминият компаниясенә иминият премиясе суммасының 100%ын түли иде, ә күпмедер вакыт узгач, дәүләт иминият премиясенең 50%ын компенсацияли иде. Дәүләт субсидияләре төбәкләргә максатчан җибәрелде һәм аларның күләмнәре федераль министрлыкларда һәм ведомстволарда билгеләнде.
Әкренләп, үз хәтәрлекләрен иминиятләштерүче предприятиеләр саны артты. Шуңа бәйле рәвештә, бу система кыр эшләрен башкарганда шактый финанс ресурсларын тотуны таләп итте, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең үтенече буенча система үзгәртелде.
Яңа кагыйдәләр буенча (2012 елдан) авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре исәпләнгән иминият премиясенең 50%ын түләделәр, калган 50%ы Россия Федерациясе субъектының вәкаләтле органы тарафыннан иминиятченең исәп-хисап счетына күчерелде. Әмма яңа системага күчү елында иске схема буенча (100%) иминият премиясен түләгән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре күчеш чоры вакытында компенсация ала алмадылар. Шулай итеп, вәгъдә ителгән дәүләт ярдәмен алмаган барлык авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре үзләрен алдадылар дип санадылар. Мәсәлән, «Красный Восток» предприятиеләре бер ел эчендә 80 млн. сумга якын югалту кичерделәр. Ил күләмендә бу бик зур тискәрелек уятты, предприятиеләр үз җирләрен хәтәрлекләрдән иминләштерми башладылар.
Дәүләт субсидияләрен бүлүнең бүгенге системасы дәүләт ярдәмен җирле чынбарлыктан һәм җирле шартлардан чыгып бүлүне күздә тота, бу инде авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен ярдәм буларак нәтиҗәлерәк эшли.
Без иминият компаниясеннән уңдык, ул үзенә алган йөкләмәләрне ел саен үтәмичә калганы юк, үсемлекчелек һәм терлекчелек буенча барлык хәтәрлекләрне иминият полислары буенча түләп бара. Хәтта безнең өчен аеруча хәтәр булган 2019 елда да, 40%ка кадәр көзге культуралар һәлак булган иде, зур суммаларга да карамастан, «Талисман» СК безнең холдингка барлык тиешле акчаларны тиененә кадәр түләде. Дәүләтебезгә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына вакытында гадәттән тыш хәл (ЧС) керткән өчен рәхмәт, бу дәүләттән компенсация алырга ярдәм итте.
Белешмә өчен: 2019 елда 1 гектар көзге культураларга холдинг буенча чыгымнар, кертелгән ашламаларга һәм үсемлекләрне яклау чыгымнарына бәйле рәвештә, 25 000 - 28000 сум булды. План буенча уңыш җыелганда, гектардан табыш 35000 - 38000 булырга тиеш иде. Көзге культуралар һәлак булу сәбәпле, аларны кабат чәчүгә тотылган чыгымнарны бер гектарга 10200 сум исәбеннән «Талисман» СК кайтарды һәм 1 гектарга 12472 сум исәбеннән дәүләт түләде, нәтиҗәдә, тотылган барлык чыгымнар диярлек компенсацияләнде.
Агроиминләштерү өлкәсендә дәүләт ярдәме мәсьәләләре буенча консультацияне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында (843)221-76-38, 221-76-88 телефоннары аша алырга мөмкин.
Иминият компанияләренең тәкъдимнәре белән һәм агроиминләштерүгә дәүләт ярдәме чаралары турындагы тулырак мәгълүмат белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында Ресурсы для посевной 2020 бүлегендә танышырга мөмкин. шунда ук авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен башка файдалы мәгълүмат та тупланган.
Фото: agro.tatarstan.ru
Чыганак: agro.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев