Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Агроволга» халыкара күргәзмәсендә балтачлылар җиңү яулый (+фото)

6 июльдән 8 июльгә кадәр Казанда "Агроволга" халыкара күргәзмәсе уза. Россиянең 42 регионыннан һәм чит илләрдән дә 415 компания катнашкан күргәзмәдә безнең районнан да авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре катнаша.

«Агроволга» халыкара күргәзмәсендә безнең районнан 10 хуҗалык катнашты. Айнур Нотфуллин җитәкчелегендәге «Татарстан» хуҗалыгы «Сөт юнәлешендәге нәселле терлекләр» конкурсының «Иң ачык токым» номинациясендә җиңү яулады һәм 30 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде.

"Кызыл юл" хуҗалыгының танасы "Сөт юнәлешендәге нәселле терлекләр" конкурсында чемпион булып танылды.

Хуҗалыкларны һәм аларның җитәкчеләре Айнур Нотфуллинны, Фердинанд Хәйруллинны күркәм җиңүләре белән ихластан котлыйбыз. Яңадан -яңа җиңүләр, уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев