Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Агу тулы... балтырган

Балтырган дигәндә урта буын балаларының күз алдына иң элек сусыл, тәмле үлән килеп баса. Какы кебек үк яратып ашый идек үзен. Сугыш чоры балалары өчен исә ул аеруча кадерле, аларны ачлыктан саклап калган ризык исемлегендә бу үлән. Тик соңгы елларда шушы исемдә йөртелгән, әмма зәһәр агуы белән танылган «адашы» телебездә дә, тирә-ягыбызда да күбрәк ишетелә, күбрәк күренә. Бүген сүзебез агулы балтырган турында.

Балтырган, русчасы «Борщевик Сосновский», биек булып үсә торган зонтиклы үсемлек. Бик тиз үрчи торган, тамырыннан ук казып алсаң гына котылып була торган агулы чүп үләне. Өстәвенә, ул бернәрсәгә дә бирешми: салкыннардан, хәтта радиациядән дә курыкмый. Авыруларга чыдам, аны корткычлар яратмый. Бер үсемлек 100 меңгә кадәр орлык бирә, алар җирдә 15 елга кадәр «йокларга» һәм шуннан соң үсәргә мөмкин.

Безнең илдә ул Бөек Ватан сугышыннан соң барлыкка килә. Халык аны «Сталин үләне» дип йөрткән, чөнки илдә таралуының төп гаепчесе ул чактагы ил башлыгы Сталин була. Төньяк Америкада аны терлекләргә ашатуларын, алар өчен алыштыргысыз азык икәнен белгәч, бездә дә үстерә башлыйлар. Поляклар да үстереп карый, тик сыерларның сөтенә ачы тәм биргәнен тойгач, шуның өстенә агулы икәнен дә белгәч, тиз арада котылалар.

Дөрес, соңрак безнең илдә дә бу үсемлектә терлекләрнең сәламәтлегенә тискәре йогынтылы, шулай ук сөт һәм ит сыйфатын начарайта, ә кешеләр кагылганда, аларның тәненә тирән җәрәхәт ясый торган агулы матдәләр – фурокумариннар булуы ачыклана. Нәтиҗәдә, узган гасыр азагында Европада, аннары БДБ илләрендә дә балтырганны терлек азыгы буларак үстерүне туктаталар. Әмма инде соң була. Гигант үсемлек иреккә чыгып, бөтен җиргә тарала. Аңардан исә ансат кына котылып булмый, алар инде бездә плантацияләп үсә башлаган була, хәтта шәһәр җирләрендә дә күренә.

Ул сәламәтлек өчен, ә кайвакыт  кеше тормышына да зур куркыныч тудыра. Үсемлекнең согы гына түгел, серкәсе, исе һәм хәтта чыгы да куркыныч. Үсемлеккә кагылуга, тәнне пешерергә мөмкин. Шул ук вакытта тәнгә шунда ук зарар килмәскә дә мөмкин, аның төп куркынычы шунда да инде. Пешкән урыннар бик каты авырта һәм бик озак төзәлә. Әгәр балтырган согы тәнгә эләгә икән, аны шунда ук сабын белән юарга һәм, кичекмәстән, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Балтырган башка үсемлекләр өчен дә зарарлы. Ул үз «компания»сенә «читләрне», ягъни башка үсемлекләрне кертми икән. Алар тишелеп чыга калсалар, туфракка агулы матдәләр бүлеп чыгаруы аркасында, агуы тиз арада корыта, ди белгечләр. Ул бер генә тапкыр чәчәк ата, әмма, әйткәнебезчә, бик күп орлык чәчә, үләнне чапканнан соң да аның орлык-лары чәчелеп, яңадан тишелеп чыгып, чәчәк атарга, җил белән ерак араларга таралырга һәм яңа территорияләрне яулап алырга сәләтле. Шуңа күрә аны юкка чыгару бик авыр. Аңа каршы көрәштә дә бик сак эш итәргә кирәк, бигрәк тә әлеге чүп үләненең согы һәм парларыннан тәнне генә түгел, үпкәләрне дә сакларга кирәк. Иң яхшысы әлеге үләннән  яшь чагында ук котылу, чөнки алар бу вакытта зур куркыныч тудырмый. Шулай ук кояш нурлары тәнгә эләкмәсен өчен, балтырганны болытлы һәм җилсез көнне чабарга кирәк. Һәр елны үсеп китәргә ирек бирмичә чабып торсаң, кимендә биш елдан аларның мәйданы кими башлаячак, ди белгечләр.

Кайчандыр культуралы үсемлек булып, бүген иң хәтәр чүп үләне саналган балтырганга каршы соңгы елларда гына ил күләмендә көрәш алып барыла башлады. Ул бары тик 2012 елда гына «Хуҗалыкта файдасын югалткан» дип таныла һәм селекционерлар казанышларының дәүләт реестрыннан төшерелә. 2015 елда Рәсәйнең чүп үләннәре тармак классификаторына кертелә (ягъни чүп үләне булып санала), ә 2019 елдан башлап аны үрчеткән өчен штрафлар салына башлый.

Интернеттан алынган мәгълүматларга караганда, Россия буенча әлеге үлән 40 миллион гектарны биләп алган, аның мәйданы ел саен 10 процентка артып бара. Бу саннар аз түгел, бөтен төбәкләрдә дә бу проблема бар. Кызганычка, илкүләм дәүләт программасы әле дә эшләнеп бетмәгән. Америка Кушма Штатларында, мәсәлән, балтырганга каршы көрәш дәүләт программалары нигезендә алып барыла. Әйтик, Нью-Йорк штатында аны әйләнә-тирә мохитне консервацияләү департаменты контрольдә тота. Белгечләр 1998 елдан бирле урман-кырларга чыгып, агулы үләнне юк итә, аннары аларны, тагын үсеп китмәгәнме дип, ел дәвамында күзәтеп торалар, махсус кайнар линияләре дә эшли икән.

Балтырганга каршы көрәш шактый чыгымнар сорый. Бер селтәнү белән генә әлеге афәттән котыла торган түгел. Үсемлекнең тамырлары кайчагында беләк юанлыгына җитә. Тирәнлеге дә берничә метрдан арта. Урыны-урыны белән биеклеге өч метрга җитүче бу үсемлек районыбызның бигрәк тә Куныр, Түнтәр, Урта Көшкәт, Субаш, Шеңшеңәр, Чутай, Иске Көшкәт, Чепья авыллары ягында күп. Шөкер, җир гел эшкәртелеп тору сәбәпле, басу-кырларда бик күренми. Ун авыл җирлегенә быел шушы агулы үлән белән көрәшү өчен бюджеттан 2 миллион 334 мең сум акча бүлеп бирелгән. Тик район авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматлар нигезендә, фәкать Яңгул җирле үзидарәсе генә бу акчаларны максатчан файдаланган булып күренә.

–Бер без генә түгел, башка авылларда да эшләделәр дип беләм, бәлки отчетларын җибәрмәгәннәрдер, – ди Яңгул җирле үзидарәсе җитәкчесе Ранил Габдрахманов. – Бездә балтырган биш гектарга якын мәйданда таралган. Бигрәк тә Иске Көшкәт ягында күп. Ул яктагысын «Яңа тормыш» хуҗалыгы техникасы ярдәмендә эшкәрттек, тамырыннан ук кузгаттык. Борнакка чыгу юлында исә авыл җирлеге, мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре белән өмә итеп, иртә язда ук чаптык. Кызганычка, алар инде бүген кабат күтәрелеп килә. Хуҗалык җитәкчесе белән яңадан нәкъ шулай ук эшкәртү турында сөйләштек. Дәвамлы булмаса, нәтиҗә көтеп булмаячак. Кайбер авыллар химикатлар белән дә эшкәртте, бездә балтырган уңайсыз урыннарда үсә, андый мөмкинлек юк. Шунысы да борчый: ул инде гомер уйламаган урыннарда да күренә башлады. Әйтик, быелга кадәр Тырыш ягы елгаларында юк иде, быел инде очрый. Машинада көрәк йөри инде, андый сирәк очраганнарын чабып китәбез...

«Ватсап»тагы авыл төркемнәрендә Куныр, Көшкәтбаш авылларында да балтырганга каршы өмәләр үткәрүләре турында хәбәрләр күренә. Ни генә булса да, бу юнәлештә эшләнгән һәр гамәл, һәр чара мөһим. Битарафлык гафу ителми.

(Язманы социаль челтәрләрдән алынган мәгълүматларны кулланып, газета өчен Гөлсинә Яруллина әзерләде)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев