Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

"Ак Алтын" кооперативы җитәкчесе Данил Гыйләҗетдиновка Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының грантлары тапшырылды (+фото)

Бүген Кукмара районында "Татарстан Республикасы авылларында яшәүче халыкның хезмәт активлыгын арттыру" буенча зональ семинар-киңәшмә узды.

Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин да катнашты.
Хуҗалык итүнең кече формалары арасында барган рейтингта безнең район 2021нче ел нәтиҗәләре буенча беренче урында. 
Семинарның пленар өлешендә "Татарстан Республикасының иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалыгы"исеменә лаек булган Иске Салавычтан Гүзәлия Минһаҗева, Соснадан Илшат Муллагалиев, Рафил Габдрахманов, Борнактан Фирүзә Габделхакова хуҗалыкларына, кооперативлар арасында "Ак Алтын" кооперативы җитәкчесе Данил Гыйләҗетдиновка Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының грантлары тапшырылды. Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз!
#татарстан #балтач #балтачрайоны #кукмара #авылхуҗалыгы

Чыганак: Рамил Нотфуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев