Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Активист»та кем актив (+фото)

«Активист» хуҗалыгында комбайннар саны аз булу сәбәпле, төрле басуга бүлү мөмкинлеге юк. Болай да 4 бөртек комбайнныӊ өчесенеӊ генә сугуда булу сәбәбен белештек.

Комбайнчы авыртып киткән икән, озакка булса, икенче механизаторны утыртачакбыз, дип ышандырдылар. Урак өстенеӊ һәр сәгате кадерле булган вакытта төзек комбайнныӊ урып-җыюда катнашмавы күӊелне борчый торган факт. Хуҗалыкныӊ янгын сүндерү машинасы комбайннар янында, шоферы да таныш булып чыкты – Улисьялдан  Валентин Максютов.

Курамьялдан ерак булмаган арыш басуын суктырганда бик хәвефле булды. Калын покос, 30 градус эсселек, комбайннар тулы көченә эшли, шул вакытта, берүк янгын чыга күрмәсен, дип саклап тордык, ди ул. Комбайннар суга  торган арпадан уртача һәр гектардан 28 центнер чыгып бара, табигать шартлары уӊай килсә, уӊышны югарырак көтәргә була иде, ди хуҗалык җитәкчесе Рафил Зәкиев.

Комбайннар артыннан калган саламда бөртекләр юк, дип әйтергә була. 20 елдан артык стажы булган тәҗрибәле комбайнчы Виктор Федоров  калганнарны әйдәп бара, урып-җыю башыннан ул «Полесье» комбайннында 5574 центнер бөртеклеләр суктырып алган. 16 августка «Активист» хуҗалыгыныӊ барлык иген мәйданнарыныӊ 42 проценты җыеп алынган, димәк, кыр эшләрен тизләтү сорала. Көзге чәчүне 440 гектар мәйданда алып бару бурычы куелган, бүгенге көӊдә аныӊ дүрттән бере инде чәчелгән. Комиссия  йөргәндә  хуҗалыкта арыш чәчү бара иде, һәр гектарга 70 килограмм хисабыннан ашлама кертергә мөмкинлек тапканнар, бу киләчәк уӊышка ныклы нигез дигән сүз.

Баш мөхәррир фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урак өсте