Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Активист»та хәлләр ничек икән? (+фоторепортаж)

Бәйрәм көннәре булуга карамастан, 4 ноябрь көнне белгечләр һәм җитәкчеләр «Активист» күмәк хуҗалыгыныӊ Дорга авылында урнашкан терлекчелек фермасына җыйналдылар.

Киӊәшмәнеӊ максаты  –  урында җитәкчелекнеӊ алышынуыннан соӊ үзгәрешләрне барлау, тәкъдимнәрне җиткерү һәм гомумән район буенча терлекчелек өлкәсендә 10 айлык эшкә  нәтиҗәләр ясау иде.

Моннан 7 ай элек «Активист» хуҗалыгына күрше «Кама» хуҗалыгында баш инженер булып эшләгән Рафил Зәкиев билгеләнде. Шушы кыска гына чорда җирлектә уӊай үзгәрешләр сизелерлек  –  җитештерүнеӊ күләме, табыш керү мөмкинлекләрен арттыруга ирешә алганнар.

Дөрес, әле бу вакыт эчендә генә тамырдан узгәрешләрне көтү максатка туры килеп бетмәс, әмма эшләнгәне киләчәк өчен ныклы ышаныч тудыра. Терлекчелекнеӊ төп акча чыганагы икәненә инанып киләләр монда. Дорга авылындагы савым сыерларыннан 10 айда 4673 килограмм сөт савылган, узган елга караганда 27 бозау артык алынган. Бу фермадан сыер савучы Роза Колесникова 10 айга һәр сыердан 5180 килограмм сөт савып алса, күрше Улисьял авылындагы фермада һәр сыердан шушы чорда 5368 килограмм сөт сава алганнар. Ә Татьяна Изергина 10 айда үзенә беркетелгән сыерлардан 5972 килгорамм сөт савып алган. Димәк, әле хуҗалыкта    ярышырга  мөмкинлек тә, ирешү өчен  өлге дә бар. 

Хуҗалык белән танышу вакытында  терлекчелек тармагын үстерү юнәлешендә хәйран күп тәкъдимнәр әйтелде: терлек рационыныӊ балансланган булуы, азыкныӊ тиешенчә вакланып, болгатылып, «монокорм» итеп бирелүе, терлек биналарында каралган микроклимат булдыру һәм башка юнәлешләр буенча эшләнәсе эш күп. Ничек кенә булмасын, эшләргә ныклы  теләк һәм коллективныӊ җитәкчегә   ышанычы булганда куелган максатларга ирешергә нигез бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Активист» күмәк хуҗалыгы