Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

"Активист"та нәтиҗә ясадылар (+фоторепортаж)

Районныӊ терлекчелек тармагыныӊ алты айлык үсешенә нәтиҗә ясау урыны өчен «Активист» хуҗалыгы сайлап алынган иде. Яӊа җитәкче билгеләнгәннән соӊ хуҗалыкныӊ икътисадында уӊай үзгәрешләрне билгеләп узмый мөмкин түгел.

Моннан 2-3 ел элек шушы чорда көндәлек  җитештерелгән сөт 7000 килограммнан  аз гына артык булса, бүгенге көндә хуҗалыкта 10 меӊ килограммнан артык сөт савыла. Җитештерүнеӊ нигезен ныгыту, яӊа производства биналарын төзү буенча да эш бара.  Киӊәшмә барышында ферма, терлекчелек биналары белән танышкан җитәкче-белгечләрнеӊ хуҗалыктагы эшнеӊ уӊай  икәнен билгеләп уздылар.

Район терлекчелек өлкәсенеӊ алты аена нәтиҗә ясаганда, гомумән, күрсәткечләрнеӊ уӊай булуын күрәбез. 2019 елның 6 аенда сатып алу бәяләре белән исәпләгәндә хуҗалыкларда 1 миллиард 376  миллион сумлык продукция җитештерелде. Алдагы ел беләнчагыштырганда үсеш 31пооцент тәшкил итте, ягъни 328  миллион сумга күбрәк булды. Монда сәбәп сатып-алу бәяләренең күтәрелүендә генә түгел, ә нәкъ менә җитештерү күләме артуын  билгеләп узарга кирәк. Сөт җитештерү 5133 тоннага артык булса, ит җитештерү 56 тоннага артты.

Барлык хуҗалыклар да акча керемен алдагы ел белән чагыштырганда арттыра алдылар. Кергән акча керемен 100 гектар авыл хуҗалыгы җирләренә бүлеп карасак, район буенча уртача күрсәткеч 1 миллион 846 мең сум тәшкил итә. Хуҗалыклар арасында иң югары күрсәткеч «Смәел»дә – 3 миллион 451 мең сум, аннан кала «Татарстан»да – 2 миллион 799 мең сум, «Кызыл юл»да 2 милллион 359 мең сум. Шул ук вакытта Тукай исемендәге хуҗалыкта бу күрсәткеч 1 миллион 500 мең сум, «Якты юл» белән «Сорнай»да 1 млн 400 мең сум, ә «Уңыш»та нибары 918 мең сум гына тәшкил итте. «Уңыш» хуҗалыгы  районда җир мәйданының 3,3 процентын алып торса, акча керемендә өлеше бары 1,6  процент кына. Ә «Смәел» хуҗалыгында киресенчә, җир мәйданы – 3,процент, акча кереме өлеше – 6,3 проценты тәшкил итә. Ике хуҗалыкның да мәйданнары 2500 гектар тирәсендә, ә алган акча керемнәре 4 мәртәбәгә якын аерыла. Югыйсә ике хуҗалык та бер районда, бер үк шартларда эшлиләр.
 
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин ассызыклап әйтеп узганча, терлекләрдән мул продукция алу өчен технологияне көндәлек саклау, фән казанышларын файдалану буенча эзлекле эш җитәрлек түгел. Мисал өчен терлекчелектә файдаланыла торган «Селекс» программасы. Бу программа белән эшләгәндә һәр өлкәнеӊ торышын, һәр юнәлешне ныклап контрольгә алырга мөмкинлек туа. Әмма программа барлык күрсәткечләрне тупламыйча һәм даими рәвештә яӊартмыйча эшләми. Күп җирдә программа куйдык, диләр дә, тынычланалар. Терлекләрдән үрчем алу, ашатуны баланслап, аны фәнни нигездә көйләү юнәлешендә һәм башка өлкәләрне күзалларга мөмкинлек  тудыручы бу алымнан ныклап файдаланырга кирәк, диде ул.

Киӊәшмәнеӊ алып барган район башлыгы Рамил Нотфуллин  бу чараны үзе хуҗалыгында кабул иткән  Рамил  Зәкиевка рәхмәтен җиткереп, бу җирлектә һәр юнәлеш буенча уӊай үзгәрешләр булуын билгеләп узды. Гомумән, терлекчелектә алты айлык нәтиҗәләр уӊай булса да, тынычланырга сәбәп юк, чөнки күрше районнарныӊ кайбер хуҗалыклары безгә караганда инде нәтиҗәлерәк эшли, дип ассызыклады. Заманча терлек комплексларын салуда артка калмаска тиешбез, җитештерүне бары уӊайлы хезмәт шартлары булдырып һәм югары хезмәт хакы түләп кенә арттыра алачакбыз, диде район башлыгы. Әлегә бу мәсьәләдә ныклар эшлибез, дип әйтеп булмый, үз территориясендә шәхси хуҗалыкларга печән өләшмәгән, аларга терлек азыгы тупларга мөмкинлек тудыргамаган җирдә нәтиҗәле эш көтеп булмый, хужалык терлеге белән беррәттән, шәхси сектор да терлек азыгы белән тәэмин ителергә тиеш, диде Рамил Нотфуллин.    
 

Фәрит  Гатиятуллин - район авыл хужалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты, В. Зәкиев

Фото: баш мөхәррир

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Активист» күмәк хуҗалыгы