Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Алан игенчеләренең ни хәле бар? (фото)

Хәвеф-хәтәрсез, исән-сау эшләргә, уңышларны югалтуларсыз һәм тиз арада җыеп алырга язсын!

Табигать быел һәркемне сынады. Бигрәк тә игенчеләр нык борчылды. Май аенда, июнь башындагы көчле кырау төшү, үз вакытында яңгырлар булмау — барысы да уңышның сыйфатына һәм күләменә тәэсир итә торган факторлар. Әмма җир кешесе өметен югалтмыйча игеннәр җитешкәнне көтте.

Алан кырларында да игеннәр шавына комбайннар, тракторлар тавышы кушылган чак. Ашлык, быелгы коры елны исәпкә алсаң, начар түгел, диләр авылдашлар.

Хәзерге вакытка арпа сугылды. Уңыш һәр гектардан уртача 24,5 центнерны тәшкил итә. Амбарга 8 мең центнер ашлык киптереп салынды. 

Хәвеф-хәтәрсез, исән-сау эшләргә, уңышларны югалтуларсыз һәм тиз арада җыеп алырга язсын!

Рузалия Тимербаева,

Алан авылы

Фото: Фәрит Габидуллин
@kadirov_rustem_07

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Алан