Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Аланда терлекчелек буенча биш айга нәтиҗә ясадылар (фото)

Семинар сенаж салырга дип чапкан люцерна басуыннан башланды.

Терлекчелек буенча 5 айга нәтиҗә  «Бөрбаш» җәмгыятенең Алан авылында сенаж салырга дип чапкан люцерна басуыннан башланды. Һава торышына бәйле рәвештә сенаж салу технологиясе үтәлеше белән танышу мөмкин булмады. 

Җитәкчеләр Алан терлекчелек фермасы территориясендә салынган сенаж базлары белән, бу хуҗалыкта кулланылына торган ысуллар белән таныштылар.

Алан мәдәният йортындагы киңәшмә шатлыклы мзгелләр белән башланып китте, «Кама» хуҗалыгы даими 20 тонна сөт сату биеклегенә ирешкән өчен кубок һәм 40 мең сум күләменда акчалата бүләккә лаек булды.

Район ветеринария лабораториясе белгече терлек азыгы әзерләү чорында чапкан печән-үләннәрдән алынган анализлар белән таныштырды.

Район авыл хуҗалыгы идарәсе баш белгече Хәлим Рәхимуллин районда терлекчелек тармагындагы биш айлык нәтиҗәләре белән таныштырды. Киңәшмәне район башлыгы Рамил Нотфуллин алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев