Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Алар вакыт белән исәпләшми. Кемнәр дисезме?

«Якты юл» хуҗалыгы басуларында язгы кыр эшләренә 22 апрельдә оешкан төстә керештеләр. Алар бу көннәрдә вакыт белән исәпләшми.

Хезмәт иртәләре таң ату белән башлана. Нуретдин Гайсин, Әлфәт Нәҗипов, Илдар Вафин, Рәфыйк Гамбәров тырышлыгы белән күпьеллык үләннәрне һәм уҗымнарны тукландыру, тырмалау, туңга сөрелгән җирләрне тырмалау эшләре төгәлләнгән инде. Илдар Һадиев, Наил Закиров, Нәсыйх Нигъмәтҗанов, Илдар Вафин һәм Рәфыйк Гамбәров – культивациядә, “МТЗ-82”не иярләүче Нәсыйх Нигъмәтҗанов кәтүкләүдә эшли. Илдар Вафин белән Рәфыйк Гамбәров, шулай ук “РМГ” белән Хәниф Һадиев та ашлама керткән. Җитешмәгән җирләрне “БДТ” белән Илдар Әшрәфҗанов эшкәрткән. Бодай, арпа һәм катнаш азык чәчүдә Илнар Мәгъсүмҗанов, Рәфкәть Габделхаков, Илһам Корбанов, Ришат Шәрәфетдинов агрегатлары эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язгы чәчү