Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Алда – Кукмара, артта – Әтнә...

Кукмаралылар сөтне бездән күбрәк җитештерә, әтнәлеләр “үкчә”гә басып килә

“Татарстан” хуҗалыгында үткән семинарда район хуҗалыклары җитәкчеләре, белгечләре сөт җитештерүне арттыру юллары турында сөйләштеләр.

Үткән гасырда вафат булган әби-бабайларыбыз бу тормышны, бу муллыкны күрсә, гаҗәпләнүдән ни дияр иде икән дигәнне еш ишетәбез. Миңа калса, башак-печән ашап сөт биргән теге заман сыерлары да бүгенге “коллега”ларының ниләр ашавын, никадәр сөт бирүен белсә, шулай ук “телсез” калыр иде кебек. Әле һаман да җитми, әле һаман да үзгәрешләр кертергә кирәк. – Башка чара юк, Кукмаралылар сөтне бездән күбрәк җитештерә, әтнәлеләр “үкчә”гә басып килә. Сөт җитештерүдә күп еллар беренчелекне бирмәгән, көндәшләреннән бер карыш алда барып күнеккән безнең район терлекчеләренә-белгечләренә заман куйган таләпләр бик югары шул.

Шунысы сөендерә: районда сирәк булса да, шушы таләпләргә җавап бирерлек эш оештыра алган хуҗалыклар бар. Үрнәк алыйм дигән кешегә әллә кайларга барып йөрисе юк. Әнә, “Смәел” хуҗалыгы нинди куәтле комплексын да төзеде, сөт җитештерүчәнлеген дә арттыра алды, бүген иң күп сөт җитештерүче хуҗалыкларның берсе. Көндәлек 15 тоннага якын сөт сата. Җитәкчеләре Илһам Шакировның аны тагын да арттыру юлларын эзләгән көне.  – Даниядән 300гә якын тана кайтарту өстендә эшли.

Язманың дәвамы белән "Хезмәт" газетасының җомга санында таныша аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы