Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Алдан керешкән хуҗалыклар отты

Елның уңышлы, икътисадның ныклы булуына тотрыклы нигез сала торган язгы чәчү чоры башланды. Бу вакытның ни дәрәҗәдә әһәмиятле икәнен халкыбызның «Язгы көн ел туйдыра» дигән әйтемен искә алу да җитә.

Атна дәвамында игенчелә-ребезнең күңеленә ышаныч өстәп, ике тапкыр явып узган бәрәкәтле яңгырлар җирләребезгә бик кирәкле дым өстәде. Кырларны тукландыруга алдан ныклап керешкән хуҗалыклар бу очракта бары отты, дип әйтергә була. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең агрономия буенча баш белгече Ирек Галимов әйтүенчә, үсемлекләрне беренчел тукландыру аларның ныклап үсеп китүенә һәм булачак уңышның күләменә турыдан-туры зур тәэсир ясый. Көзге арыш һәм көзге бодай мәйданнарының кышлап чыгу дәрәҗәсен бәяләү әлегә кыенрак, 3977 гектар көзге бодай һәм 4794 гектар арыш чәчелгән мәйданнарны җентекләп күздән уздыру сорала. 8771 гектар мәйданда көзге культураларны һәм 8960 гектарда күпьеллык үләннәрне тукландыру үткәреләчәк, 2500 гектардан артык мәйданда көзге культуралар, күпьеллык үләннәрнең 4100 гектардан артык мәйданында бу эшләр инде башкарылды. Чәчүлек җирләрен әзерләү, дым саклауда иң мөһим чара – тырмалауны да онытмаска кирәк, ди белгеч. 38880 гектарда пар һәм зәб  җирләрен, 18950 гектар мәйданда күпьеллык үлән мәйданнарын һәм көзге культураларны тырмалау мөмкин кадәр кыска вакытта башкарылырга тиеш. Ә моның өчен игенчеләребезнең барлык мөмкинлекләре бар.

Язгы чәчү механизаторларның, белгечләрнең, амбар һәм гараж хуҗалыгы хезмәткәрләренең, хуҗа-лык җитәкчеләренең бердәм эшләүләрен таләп итә. Хәзерге чорда мөһим булган материаль яктан кызыксындыру чараларының үтемле булуы һәм башкарылган эшләргә даими нәтиҗә ясап, төрле алымнардан файдаланып (стенгазеталар, ватсап төркемнәре), һәркемгә вакытында җиткерү сорала. Язмабызны тагын бер халык әйтеме белән тәмамлау урынлы булыр: «Сабанда сайрашмасаң, ындырда ыңгырашырсың…».   Хәерле сәгатьтә, игенче!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы язгы чәчү чоры