Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

АЛДЫНГЫЛАР МАКТАЛА

Иртә таңнан алып, кичке караңгыга кадәр хезмәт урынында булган авыл хезмәтчәннәренә бәйрәм көнендә дә эштә булырга туры килә. Шуңа да аларның хезмәте бәяләп бетергесез.

“Сосна” җәмгыятенең генә түгел, районда да мактаулы булган комбайнчы Расил Зыятдинов улы Рүзәл белән быелгы уракта – 21717, Тәлгать Зарипов – 15196, әтиле-уллы Раяз һәм Рәсим Габдрахмановлар 14224 центнер ашлык суктырган. Азык җыю комбайнында эшләүче Рәис Хәбибрахманов – 14569, Искәндәр Муллагалиев 10689 тонна яшел массаны туратып озаткан.

“КамАЗ” шоферлары Рәис Ганиев, Айрат Таҗетдинов, Илһам Муллагалиев, Энгель Закиров хезмәтләре дә югары бәяләнә. Илһам белән Энгель иң күп ашлык ташучылар да икән.

“К-744” тракторында эшләүче Рәмзил Нуриев  ел башыннан 3176 эталон гектар эш башкарса, Фәнис Сабитов (“МТЗ-1221”) – 2918, Илшат Муллагалиев (“ДТ–75”) – 1611, “МТЗ–82” тракторын иярләүчеләр Камил Нәҗипов – 1646, Ильяс Ганиевлар 1726 эталон гектар эш башкарган.

Сыер савучылар Гөлназ Сафина, Тәслимә Мәрданова, Гүзәл Ганиева группасы ел башыннан 55972 центнер сөт сауган. Ирле-хатынлы Чулпан һәм Хәйдәр Хәбибуллиннар, Кәүсәрия Гәрәева исәбендә 56964 центнер сөт, бу бер сыерга 8502 килограмм сөт дигән сүз. Фидәлия Муллагалиева, Илсияр Гәрәева, Марат Сәйфетдинов группасы да алардан азга калыша.

Бозаулату бүлегендә эшләүче Нурания Нәҗипова, Айсылу Таҗетдинова, Наилә Муллагалиева, Камил Хафизов хезмәтләре аеруча җаваплы. Алар үз эшләрен намус белән башкарып, елның-елында макталалар. Терлекчеләр Басыйр Сафинның көнлек артымы 975 граммны тәшкил итсә, Рәмзия Сафинаның күрсәткече – 968, Радик Галләмов белән Сәлим Муллагалиевныкы ел башыннан 69081 центнер, ә көнлек артым 815 грамм.

Күңел биреп булсынга эшләүче авыл хезмәтчәннәре турында “Сосна” җәмгыяте җитәкчесе Фирдәвес Ситдыйков та бик җылы фикерләр белдерде.

– Вакыт белән исәпләшми, халыкны ипиле һәм сөтле иткән терлекчеләргә, игенчеләргә, механизаторларга авыр хезмәтләрендә уңышлар, сәламәтлек, гаиләләренә тигезлек телим, – диде ул.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы