Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Алга» алдамы?

«Алга» күмәк хуҗалыгы хезмәтчәннәренеӊ гомуми хисап җыелышы олы хөрмәткә лаек булган 11 хезмәтчәннәрен зур буләкләр биреп, лаеклы ялга озатудан башланды. Аларныӊ 4се сыер савучы икәне яӊгырагач, фермада эшләүчеләр каламы икән, дигән туган борчулы сорауга җавап итеп җитәкче Раиф Гыйльмуллин аларныӊ әле эшләрен дәвам итәчәкләрен һәм рәхмәтен белдерде.

Хужалык рәисенеӊ чыгышы алдагы еллардан күпкә аермалы иде. Елга нәтиҗәләр һәм алга бурычларны барлап икътисади анализ ясаганда күп кенә район хуҗалыклары белән чагыштырып, фикерләр тупланган. «Алга» хуҗалыгы кадәр мөмкинлекләре булмаган хуҗалыкларныӊ кайбер өлкәләрдә яхшырак эшләүләрен тану, кимчелекләрне төзәтү буенча конкрет чаралар тәкъдим итү дә яӊгырады рәис чыгышында.
Дөрес, ирешелгәннәре дә күләмле. Бер баш сыердан 6724 кг. сөт савылган. Хисап чорында 1 баш сыер 94 952 сум акча китергән, бу район буенча дүртенче күрсәткеч. Екатерина Фомина, Гөлсинә Гарипова, Сөембикә Гайфиева, Рәмзия Гыйматова, Мәгъфирә Галиәкбәрова, Евгения Бидикян кебек тырыш сыер савучылар булганда бу күрсәткечләр әле чик түгел. Терлеккә карап азыгы да шикәр комы, витаминлы өстәмәләр кушылып әзерләнә. Терлекләргә ашау кертүчеләр Рәнис Гыйльмуллин, Фәнис Шәйхиев, Рафис Хәйретдинов, Таһир Шәйхетдиновлар булсынга, ел әйләнәсе бер көн калмыйча иртәнге 6 тулганчы эштә булалар. Оператор Рамил Кадыйров, лаборант Гүзәлия Җамалиева, шоферлардан Рамил Шәйхетдинов, Рамазан Гыйльмуллиннар эшкә тагын да иртәрәк тотыналар. Мал санитарлары Рәсим Хәсбиев, Хәлим Шәрәфетдинов, ясалма орлыкландыру өчен җаваплы Илнар Әхмәдиев, ягучылар Абдулла Вәлиев, Ягъфәр Хәйретдинов, Иван Иванов, Александр Фомин, атчылар Гайфулла Галимуллин, Юрий Рыбаков һәркайсы үз эшен белеп, җиренә җиткереп башкара. Ферма мөдирләре Ләйсән Закирова, Олег Иванов эш оештыру өчен турыдан-туры җавап бирәләр.

Яшь терлек караучылар Римма Габделхакова, Гөлназ Әхмәдиева, Алефтина Иванова, Лида Гайсиналар турында «терлекләрнеӊ телләрен» беләләр, диләр монда. Күӊел биреп, ихластан эшләгәч Светлана Иванова, Любовь Петрова, Рифат Закиров, Айгөл Гафетдиноваларныӊ да күрсәткечләре яхшы. Алефтина Гаврилова, Ира Степанова, Лидия Федорова терлекләрдән артым алу буенча алдынгылар сафында.

Терлек санын, бигрәк тә савым сыерларын арттыру буенча эш җанланган. Әмма, эшәгәндә күп кенә кимчелекләргә юл куела. Бу турыда күмәк хуҗалык җитәкчесе берничә урында искә алып, бу эшне киләчәктә төзәтергә кирәклегенә басым ясады. 2015 елда 170 баш сыер «браковать» ителгән. Бу сыерларны вакытыннан алда көтүдән чыгару хуҗалык буенча 10 млн.нан га артык акча югалту дигән сүз бит. Ә мондый җитешсезлекләр башка өлкәдә дә җитәрлек. 1 гектар җир эшкәртү өчен күпме ягулык-майлау матриалларын киткәнен чагыштырып карагач, хуҗалыкныӊ аерым «нефть вышкасы» бардыр инде дигән фикер туа.

Җыелышта катнашкан Балтач район башлыгы Рамил Нотфуллин үзенеӊ чыгышын алда куелган бурычларны хуҗалык ничек үтәргә җыенуы турында кызыксынудан башлады. Кызганыч, хуҗалыкныӊ баш белгечләре әле моӊа җаваплы килмәгәннәр, бер-берсе белән аӊлашу начар. Авыл хуҗалыгында һәр эшнеӊ мөһим икәнлегенә игътибарны юнәлтеп, Рамил Нотфуллин бу хуҗалыкныӊ булган мөмкинлекләре әлегә тулысынча файдаланылмый, район икътисадында «Алга» күмәк хуҗалыгыныӊ керткән өлеше зур булачагына ышанычым зур, дип билгеләп үтте.

P.S. Гафу, язманыӊ башында булырга тиешле өлеше ахырга калды. Эчтәлекле чыгышлар, әйтелгән фикерләр бу җыелыш барышында берсе дә башка кермәде. Керергә, анда бер генә уй иде: «Кайчан бу җыелыш тәмамланыр да, ничек кенә бу чарадан соӊ салкын тидермичә, исән калырга?!». Юкка гына арткы утыргычларда утырган терлекчеләрнеӊ пышылдап кына, «безнеӊ фермада моннан күпкә җылырак», дигән сүзләре берничә тапкыр кабатланмагандыр. Ел дәвамында челлә эсседә, өшерлек салкында, буранда, кар, яӊгыр астында хезмәт куйган гади хезмәт кешесенә күрсәтелгән «хөрмәт» шушындый буладыр ул.
Фотоларны тулы күләмдә фотогалереяда "Алга" күмәк хуҗалыгында отчет җыелышы папкасында карагыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250