Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Алга” тәмамлады, “Труд” – икенче

Районда язгы чәчүне иң беренчеләрдән булып "Алга" хуҗалыгы тәмамлады. "Труд"та эш бетү алдында.

Башка хуҗалыкларда да сабан культураларын чәчү нигездә төгәлләнде инде, - ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең бүлек башлыгы Мәсхүт Гарипов. - Кереп булмый торган участоклар, берничә хуҗалыкта орлыкка кукуруз чәчеп бетерәсе генә калды. Силоска кукуруз һәм рапс чәчүне төгәллисе бар. "Татарстан" хуҗалыгы инде берничә көн бәрәңге утырта. Тимирязев исемендәге, "Бөрбаш" хуҗалыклары да бу эшкә кереште. Быел бәрәңге утыртучы дүртенче хуҗалык - "Игенче"дә мәйданнар күп түгел, биш гектарда гына. Бүген бөтен игътибар чәчүлекләрне тәрбияләүгә юнәлтелергә тиеш. Тишелгән, тишелмәгән басуларны тырмалау, тамырдан тукландыру, уҗымнарны чүп үләннәргә каршы эшкәртү, күпьеллык үлән басуларының искеләрен яңарту һәм күбрәк мәйданнарда чәчүне дә кичекмәстән башкарырга кирәк.
Хуҗалыклар исеме
Сабан культуралары чәчелергә тиешле мәйдан,
га
18 майга чәчелгән мәйдан,
га
«Татарстан»
2007
1967
«Дуслык»
2346
2101
«Игенче»
2824
2574
Тимирязев исем.
1945
1640
«Сорнай»
2186
2011
«Бөрбаш»
1487
1286
«Маяк»
2109
1885
«Сосна»
2668
1928
«Яӊа тормыш»
2045
1853
«Якты юл»
1680
1460
«Смәел»
872
798
«Кама»
1717
1519
«Кызыл юл»
2116
1901
«Активист»
1478
1323
«Труд»
1662
1630
«Алга»
1413
1413
«Арбор»
1180
1010
«Борнак»
1382
1179
Тукай исем.
1362
970
«Уӊыш»
1247
1042
Барлыгы
35726
31487

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250