Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Алганчы, документын карагыз!

Соңгы вакытта төрле төбәкләрдән терлекләр алып кайтып сату белән шөгыльләнүчеләр ешаеп китте.

Башкортстан, Оренбургтан, Саратов, Киров, Мари Иле өлкәсеннән бозаулар ташыйлар.Тик менә күп очракта ветеринария таләпләрен тупас бозалар.Ә бит районның баш ветеринария табибы рөхсәтеннән башка чит төбәкләрдән районнга бер генә терлек тә кертелергә тиеш түгел.Эшмәкәр – ветеринар теркәү таныклыгы булганда гына мондый эшчәнлек белән шөгыльләнә ала. Ул сатып алган терлекнең 1нче номерлы ветиринар белешмәсе булырга, анда нинди прививкалар ясалганлыгы күрсәтелергә тиеш.

Терлекне алып кайткач, эшмәкәр аны бер ай ветеринария табибы күзәтүе астында карантинда тотарга бурычлы. Бернинди чир табылмаса, аңа 4нче  номерлы ветеринария белешмәсе бирелә һәм инде ул сату белән шөгыльләнә ала. Сатып алганда малларның ветеринария белешмәләрен сорагыз.Югыйсә, аларны алып кайткан көндә үк сатарга чыгаралар. Андый терлекләрнең 2-3 атна үткәч, авырый башлау очраклары бар. Тиешле тикшерү үтмәгән маллар белән лейкоз,туберкулёз,түләмә (сибирская язва), лептоспироз, микроспория (стиргущий лешай)  кебек йогышлы авырулар ияреп кайтырга мөмкин.Сатып алган терлек авырып үлгәч кенә искә төшә дә бит, әммә соң була инде.

Мондый күңелсез хәлләр килеп чыкмасын өчен тиешле таләпләрне үтәргә, сатып алучыларга уяурак булырга кирәк.

И.Г. Гарипов

Баш ветеринария идарәсенең Саба территориаль бүлеге җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев