Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Алмашка кемнәр килә? яки аты кайда, арбасы шунда

Безнең буын кешеләре, очраша калса, еш кына: “Бездән соң бу авылларда яшәүче, эшләүче калырмы икән?” – дип, борчулы фәлсәфәгә бирелеп ала.

Моңа нигез дә бар. Бүген гөрләп яшәгән кебек күренгән безнең як авылларында да эшкә калырга теләүчеләр аз, югары белем алырга дип шәһәргә “очкан”нарның бик азы гына кабат әйләнеп кайта... Шофер-механизаторларның да уртача яше “картая” бара, ә инде фермага сыер саварга, терлек карарга килергә теләүчеләр бөтенләй диярлек күренми.

“Эшләр болай барса”... дигән күңелсез уйлардан арыныр өчен күңелем белән ике Салавычны “әйләнәм”. Нәтиҗәләр бик үк өметсез түгел: соңгы вакытта яшь белгечләр дә, механизатор-шоферлар да шактый өстәлгән икән бит: Расих, Рөстәм, Ранил, Рәдис, Фирдусләр, Фәрдус...Тагын шунысы да бар: әлеге авыл хуҗалыгын сайлаган яшьләрнең барысының да диярлек әби-бабайлары да, әти-әниләре дә шушы хуҗалыкта эшләгән. “Аты кайда, арбасы шунда”, димәк? Иң куанычлысы: әлеге яшьләрнең барысы да әйбәт кенә эшләп киткән. Бүген сезне “Татарстан” хуҗалыгының әнә шундый бик тә өметле яшьләренең икесе белән таныштырырга телим.

Сүзне шофер, тракторчы егет Рәдис Габдуллиннан башлыйм әле. Күршеләрем – гомер буе тырыш хезмәт белән көн күргән Маһиназ апа һәм Рәфыйк абыйларның оныгы ул. Шул нигездә туды, бик шук, тиктормас булып үсте. Җирдән түгел, койма башыннан йөрде. 4-5 яшьләрендә инде мунча түбәләрендә шактый “кунак” булды. Түбә кыегына менеп утыра да: “Гөлсинә апай...” – дип кычкыра. Мин исә, куркып, аларга йөгерәм: “Мунча түбәгездән генә төшерегез!” Берничә елдан Иске Салавычка башка чыксалар да, Рәдис әнә шул шуклыклары белән безнең авылныкы, күршенеке булып калды.

Әле башлангыч сыйныфларда да әнә шул гадәтләре белән аерылып торды дип беләм. Үсә төшкәч исә тирә-күршеләреннән аның турында мактап, сокланып сөйләгәннәрне генә ишетә башладык. Бик эшчән, тырыш, тәртипле диләр иде. “Булса да булыр икән әнисенә, хатын-кызга шулкадәр хөрмәтле бала!” – дигәннәре истә калган. Әнә шулай шук, тиктормас малайдан җитди, тәвәккәл, уңган егеткә әйләнде Рәдис. Күрәсең, балачак шуклыклары кызыксынуга, тиктормаулары тәвәккәллеккә әйләнгән. Хәер, Рәфыйк абыйның ике улы Рамил (Рәдиснең әтисе) һәм Разит та шундый булдылар. Яшь чакта ук, тәвәккәлләп, икесе тиң куәтле Т-150 тракторына утырдылар. Берничә ел “читтә йөргәннән” соң, колхозга кайтып урнаштылар. Инде берничә дистә ел икесе дә шушында чын мәгънәсендә намуслы хезмәт куя. Разит Т-150не К-700гә алыштырды, урак чорында исә комбайнга утыра. Икесендә дә булдырып эшли, комбайнчылар арасында да гел алдынгы, үткән ел республикадагы “иң-иң” 200 комбайнчының берсе булды. Рамил исә күп еллардан бирле КамАЗда. Ул да мактаулы. Икесе дә карусыз, алларына карап эшли, кушылганны җиренә җиткереп үти торганнардан. Тормыш иптәшләре дә хуҗалыкта: Фәйрүзә – терлекчелектә, башта авылда дуңгызлар карады, хәзер күрше Салавыч фермасында бозаулату бүлегендә эшли. Гөлфинур исә һәрвакыт диярлек икешәр эштә эшләде, бүген дә сөт тә җыя, хуҗалык конторасында җыештыра да. Әле ике гаиләдә дә үз хуҗалыкларында күп итеп мал-туар асрыйлар. Менә шушындый эшчән, тырыш гаиләдә үскән Рәдистә дә шул “почерк”: хезмәт юлын шофер булып башлаган егет, бераздан тәгәрмәчле тракторга күчте. Күрәсең, санаулы ел эчендә үзенең сәләтен күрсәтә, ышаныч яулый алган: быел язын, хуҗалыкның иң булдыклы механизаторларының берсе Рафаэль Сабирҗанов авырып киткәч, ул иярләгән куәтле К-744 тракторын Рәдискә ышанып тапшыралар. Чын мәгънәсендә ышанып тапшыру бу, чөнки җир эшләре, терлек азыгы хәзерләү чорында бу техника хуҗалыкта төп көчкә әйләнә, шуңа күрә аңа теләсә кемне утыртмыйлар дип беләм. Яшь булса да, беренче сезонында ук сынатмый егет. Бүген җир хәзерләүдә эшли, көнлек нормасын арттырып үти, диләр.

Тагын бер авылдашым, киресенчә, бала чактан үтә тыныч, басынкы холыклы Ранил Сәйфелганиев та, тырышлык-булдыклылык ягыннан Рәдистән кайтыш түгел. Мәктәптә укыган елларында ындыр табагында машинист ярдәмчесе булып эшләгәндә үк бик мактыйлар иде үзен. “Кулы эшкә ятып тора, техникага әвәслеге бар, әйткәнне көтми, үзе белеп эшли” – Ранилгә ул чакта бирелгән бәягә бүген инде “оста шоферларның берсе” дигәне дә өстәлгән. Монысы да урынлы, алар яши торган тар һәм озын тыкрык (әле төп юлга чыгар өчен үр дә менәргә кирәк) үзе үк моннан юк-бар шофер йөри алмавын дәлилли. Икенчедән, бүген дә ындыр табагында эшләүче Ранилгә төгәллек бик кирәк (көненә ничә мәртәбәләр тар ишекләрдән керәсе-чыгасы, төйисе-бушатасы...). Булдыклылыгы өстенә эштән курыкмавы, чиста-пөхтәлеге дә зур плюс. Кечкенәдән эшләп үсте Ранил. Балаларым белән бергә уйнап үскәнгә, әйбәт беләм: инде ул чакта ук уен арасында маллар карашырга, абзар җыештырырга кайтып килә иде. Кул арасына иртә керде, хуҗалыктагы барлык эшләрне иртә өйрәттеләр, әти-әнисе ничектер ышанды, бу яктан ирек бирде аңа. Хәер, бу гаиләдә дә бар да тырыш. Алар да гаилә белән хуҗалыкта. Динар утыз елдан артык шофер булып эшләсә, Дания терлекче, Ранилнең тормыш иптәше Лилия бухгалтер (әлегә декрет ялында). Шулай ук күп итеп мал-туар асрап, мул тормышта яшиләр.

Бала чактан техника «җене» кагылган (кулыннан ачкыч төшмәде, сүтмәгән әйберсе калмады, күршедәге гараждан кайтып кермәде, диләр) Рәдис инде лицейны тәмамлаганчы ук мөстәкыйль комбайнда эшли, КамАЗ белән бәрәңге ташый... Үҗәтлеге, тәвәккәллеге белән ул чакта ук җитәкчеләрнең ышанычын яулый.

Бер ел иске машинада эшләүгә (анда да начар эшләми ул, «көе»н тиз таба), Ранилгә өр-яңасын ышанып тапшыралар. Бу егеткә җаваплылык кына түгел, стимул да бирә. Ике ел инде ул аны күз карасыдай саклый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урак өсте