Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Алмашлар үзебездә, диләр смәеллеләр (фото)

"Смәел" хуҗалыгында осеменатор авырып киткәч, бу вазыйфага 1997 елдан бирле мал табибы булып эшләгән Сергей Троковны билгелиләр.

Күндәм, үз эшен яратып, җиренә җиткереп башкарырга күнеккән Сизнер авылы егете каршы килми. Ни дисәң дә, башка өлкә түгел бит, белеме дә бар, туплаган күнекмәләр запасы да шактый. Инде осеменатор булып эшли башлаганына да ике елдан артык вакыт узып киткән. Төп хезмәте белән беррәттән сыерларны дәвалау эшен дә башкара. Авылдашы Людмила Бидаеваны да осеменатор булу серләренә төшендерә.
Людмиланың гомуми стажы әле күп булмаса да, коллективта аны гадел, сабыр, тырыш булганга хөрмәт итәләр. Хезмәт юлын туган авылында таналар тәрбияләүдән башлаган Людмила, соңрак Смәелгә сыер саварга күчерелә. Инде менә бер елга якын осеменатор ярдәмчесе булып эшли. Тормыш иптәше Анатолий белән ике бала үстерәләр, хезмәтләре кебек гаилә тормышлары да сокланырлык, диләр алар хакында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250