Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Алмаз Хисаметдинов: “Быел да азыксыз калсак, ярты республикада терлек бетәчәк"

Быел яшел азык әзерләүгә керешкәнче үк бу өлкәдәге әзерлекләр тикшерелеп, районыбызда беренче тапкыр яшел азык, печән, салам әзерләүдә катнашачак техникаларның төзеклеге тикшерелде.

2021 елның коры килүе сәбәпле районыбызда терлекләргә азык әзерләү буенча авырлыклар туган иде. Алдагы елда тупланган запаслар калу гына зур терәк булды. Быел яшел азык әзерләүгә керешкәнче үк бу өлкәдәге әзерлекләр тикшерелеп, районыбызда беренче тапкыр яшел азык, печән, салам әзерләүдә катнашачак техникаларның төзеклеге тикшерелде. “Татарстан”, “Бөрбаш” һәм Тимирязев исемендәге җәмгыять техникалары болынга җыелып, шунда беренче имтиханнарын тапшырдылар. Чарада Татарстан Республикасы Баш ветеринария идарәсе начальнигы Алмаз Хисаметдинов та катнашты. “Быел да азыксыз калсак, ярты республикада терлек бетәчәк. Чөнки быелгы кышны ачлы-туклы чыккан да, терлекләрен саткан районнар да булды. Балтачлылар алар рәтендә булмады һәм басмасын да иде, фермаларга зур йозак салынмасын иде”, дип теләде Алмаз Габдрәүф улы.

Әлеге чара турында газетабыздан тулырак укый алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев