Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Алтын урталыкта

Күптән түгел «Активист» хуҗалыгы узган елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясап, быелга бурычлар билгеләде

«Активист» хуҗалыгы район авыл хуҗалыгы өлкәсендәге егерме хуҗалык арасында алтын уртаклыкта бара. Моны игенчелек, терлекчелек, финанс мәсьәләләре һәм башка юнәлешләрне үз эченә алган рейтингтан күреп була. Хуҗалыкның баш агрономы Иван Константинов, баш зоотехник Александр Семенов, баш инженер Владимир Зубарев чыгышларында хуҗалыкның эшчәнлеге тирәнтен анализланып күрсәтелде. Җыелышта катнашкан Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин да чыгышларны төпле, эчтәлекле дип бәяләде. Хуҗалык рәисе Рафил Зәкиев башкарылган эшләргә нәтиҗә ясап, алга таба куелган максат-бурычлар белән уртаклашты. 

— 2023 елда барлык бөртекле культуралардан 7718 центнер ашлык суктырып алдык, бер терлеккә барлыгы 43,6 центнер шартлы азык әзерләнде, барлыгы 50181 центнер cөт җитештердек, алдагы елга караганда 4,6 процентка артык булды, 47695 центнерын дәүләткә саттык, 342 центр ярым ит җитештердек, алдагы елдан 2,5 процентка арттыра алдык, шушы продукцияләрне сатудан хуҗалык кассасына 208 миллион 651 мең сум акча керде, дәүләттән 10 миллион 558 мең сум төрле субсидияләр алдык, — диде үз чыгышында хуҗалык рәисе Рафил Зәкиев. Узган елны алай ук уңай булды дип тапмады ул башкарган хезмәтләренә үзтәнкыйть аша карап, сөтчелек планын да үтәп бетереп булмаган, ит җитештерү планы да үтәлеп бетмәгән, бозау алуда да чатаклык-лар бар, акча кереме буенча да планнарны арттырып бетереп булмаган. Әмма бу алай ук куркыныч тайпылышлар түгел, чагыштырмача чигенешләр генә. Җиң сызганып эшләп торганда, бик теләсәләр, алдынгылыкны да яулый ала торган егетләр-кызлар эшли биредә. Тыйнаклык кына белдерәләр кебек. Алтын урталыкта калуны кулайрак күрәләр ахрысы. Тик район башлыгы аларның хезмәтләрен «башка районда булсалар, алар беренчеләр сафында булырлар иде», дип бәяләде. 

— Игенчелек һәм терлекчелек хуҗалыкта зур тармаклар булып санала, — ди баш агроном. — 2023 елда барлык сөрүлек җирләре 2916 гектарда булып, барлыгы 1100 гектарда бөртеклеләр, 1630 гектарда азык культуралары игелде, бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 35,3 центнер уңыш җыйнап алып, тулай җыем 7718 центнер булды.

Терлекләр өчен 95920 центнер сенаж, 82437 центнер силос, 17564 центнер салам, 7549 центнер печән әзерләнде. Игенчелектән кергән акча 13 миллион 854 мең сум булды, 1 центнер ашлыкның үзкыйммәте 786 сум, рентабельлелек 1,73 процент, алдагы 2022 елда 24,8 процент иде. Күрсәткечләр алдагы ел белән чагыштырганда шактый гына ким.

Игенчелек инде ул табигать шартларына нык бәйләнгән дип әйтер идем, шулай да югары уңыш алу өчен ир эшкәртү, вакытында чәчү, ашлама кертү, агу-химикатлар белән бөҗәкләргә, чүп үләннәренә каршы көрәшү һәм башка мөһим алымнарны үзвакытында куллану кирәк. 

Рапстан китеп, кукуруз игүне арттырырга уйлый активистлылар. Район башлыгы рапс урынына альтернатива булдырырга кирәклекне искәртте. 
Рамил Рәшитович үзенә чират җиткәч, күләмле чыгышын хезмәт коллективларында узучы хисап җыелышларының мөһимлегеннән башлады: 

— Безнең бу традиция ел да дәвам итә, бик кирәкле чара дип саныйм мин моны, киләчәктә дә дәвам итәр дигән ышанычта калам, — диде ул.

— Үзебезнең эшкә нәтиҗә ясап, уңышларны күреп, кимчелекләрне барлап, алга планнар куймасак, тормышның яшәү мәгънәсе дә булмас иде дип саныйм мин. «Активист» хуҗалыгына килгәндә, анализлы чыгышлар янәшәсендә ревкомиссия хисабы булуы да бик әйбәт, чөнки һәр эштә контроль булса — тәртип була, ул алга таба эшчәнлеккә булыша. «Активист» хуҗалыгында бик тырыш хезмәткәрләр эшли, без моны күреп торабыз. Хуҗалык алтын урталыкта бара, хезмәт резервлары бар, җитәрлек, куллана белергә генә кирәк.
Район башлыгының районның тормышы турындагы һәр өлкәгә үз карашы, фикере белән ясаган докладын залдагылар бирелеп тыңлады. Бер генә тармак та читтә калмады. Аннан хезмәт алдынгылары бүләкләнде, җырлар-биюләр яңгырады.

Җыелышта Балтач районы прокуроры Илдар Гайнуллин да катнашты һәм халыкны көн темасында актуаль булган мошенник-лыктан сакланырга өндәп чыгыш ясады. Ерак авылларда яшәүчеләр өчен гаять тә кирәкле һәм файдалы чыгыш иде бу. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Ногаев хуҗалыкның чит ил маркалы техникалар алуын хуплады һәм запас частьлар буенча ихтыяҗ юкмы, дип кызыксынды, моңарчы андый проблема булмады, диде баш инженер. Шунда ук мөхтәрәм депутатыбыз җыелышта катнашучыларны алда торган сайлауларда актив катнашырга чакырды. Куныр авыл җирлеге башлыгы Руслан Егоров җирлектә ел буе башкарылган эшләргә нәтиҗә ясады. Эшләгән эшләре бик күп — урамнарга вак таш җәелгән, карт агачлар киселгән, юлларга асфальт түшәлгән, зират коймалары эшләнгән, хоккей мәйданчыгы ачылган, чишмәләр төзекләндерелгән, 24 гектарга якын мәйданда борщевик үләненә каршы көрәшкәннәр (бу якларда агулы үлән нык баш калкыткан иде) һ.б. — болар үзара салым акчасына һәм дә дәүләт программалары кысаларында башкарылган эшләр, әле тагын башкарыласы эшләр янәшәсенә халыкка су җиткерү мәсьәләсен дә хәл итәселәре бар.
"Активист«та авыл хезмәтчәннәренә терлек асрау өчен җитәрлек күләмдә ашлыгы, печәне, саламы бирелә, пай җирләре өчен дә өстәп өләшенә. Хуҗалык рәисе уртача хезмәт хакы 42 мең сум тирәсе тәшкил итә, диде. Әкренләп хезмәтчәннәргә йорт салып бирүне дә дәүләт программасы аша тормышка ашырырга телиләр. Инде бер яшь белгечләрен йорт-җирле итә алганнар. Уңган халык яши биредә. Шәхси хуҗалыклардан сөт җитештерү буенча да районда алдынгы урыннарда алар. Хуҗалыкның һәр алган яңа техникасында да бик теләп эшлиләр, читтән хезмәткәрләр яллаганнары юк, эшче куллар җитә, яшьләр дә авылда кала. Менә өлкән белгечләр, остазлар җыелышта ТР Дәүләт Советы депутаты катнашуын да истә тотыптыр инде, техника серләренә мәктәптән үк өйрәтә башларга кирәк, дигән тәкъдим белән чыкты. Төзелешләрне дә ялт итеп алып баралар, узган ел яңа абзар сафка бас-кан, быел орлыкчылык склады төзергә һәм башка төзелешләр башларга җыеналар. 

Гадәттә җыелышлар рәсми төсмердә уза, ә менә активистлылар аны бәйрәм рухына әверелдерде дә куйды. Хезмәт сөйгән халык мәдәнияттә-сәнгатьтә дә актив була шул ул. Уңышлы еллар, имин көннәр насыйп булсын сезгә, тырыш «Активист» халкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев