Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Амазонка» белән Әмиргә рәхмәт (фото)

Быелгы уңышны җыеп алу белән беррәттән, киләсе ел өчен дә хәстәрлек күрә игенче. «Кызыл юл» хуҗалыгының да урып-җыюдан, терлек азыклары хәзерләүдән буш механизаторлары туңга сөрәләр.

«Сосна»дагы республика семинарында күрсәтелгән җирне тирәнәйтеп эшкәртүнең нәтиҗәлелеге турында да онытмаганнар. 300 гектарлап басуны шулай сөргәннәр инде. Кырларны туңга эшкәртеп калдыруда механизатор Илнур Хәйруллинны бик тырыша диделәр.
Сабадагы һәнәри колледжда укучы практикант егет Айнур Әһлиуллин кирәк булгач, остазы тракторында үзе эшли башлаган. Үсентеләр тигез тишелеп тигез үссен дип, кызыл юллылар быел көзге чәчүне кыска вакыт аралыгында тиз башкарып чыктылар.
Монда алар яңа кайткан «Амазонка» агрегатына рәхмәтле. Дөресрәге, сезонда әйбәт акча эшләп калырга мөмкинлек биргән комбайннын калдырып, курыкмыйча шушы яңа агрегатны кабул итеп алган Әмир Гарифуллинга. Орлык һәм ашлама белән тәэмин итеп торган ике кешене санамаганда, берүзе 10 көн дигәндә 567 гектар арышны чәчеп бетерде.
Аның белән параллель Илнар Хәйруллин «Белорусь» тракторына тагылган чәчкеч агрегаты белән 200 гектарда көзге бодайны чәчте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250