Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Амбарларда орлык саклау таләпләре.

Көзге уңышны амбарларга салыр чак житте, шушы уңайдан хужалыкларга нинди таләпләр үтәлергә тиеш? Бу сорауны без Россельхознадзорның Татарстан буенча фитосанитария бүлекчәсе тикшерүчесе М.Г.Фәттаховка мөрәжәгать иттек.

- Чәчүлек орлыкларын сала торган амбарларга корткыч бөжәкләрен бетерү өчен фумигация ясалган булырга тиеш. Фумигация ясый торган оешмаларның лицензиясе һәм Россельхознадзорның акредитациясе булырга тиеш.
Аннан соң амбарларда РФ АХМ 22.04.09. №160 приказы буенча фитосанитария буенча систематик тикшерүләр үткәрелергә тиеш. Бу приказ нигезендә тикшерүләр буенча жаваплы зат билгеләнергә, план, акт, журнал тутырылырга тиеш. Әлеге таләпләр амбарларга кагыла.
Орлык салган вакытта таләпләр катгый: семена сакланган амбарда фураж булырга тиеш түгел, ашлама агу матдәләре аерым сакланырга тиеш, бер орлык өеме белән икенче орлык арасында 2 метр ара калырга тиеш.
Бәрәңгене сакларга салганда фумигация ясау яхшы була. Бу эшне лицензиясе булган оешмалар эшләргә тиеш. Фумигацияне дөрес итеп ясаган очракта бәрәңгенең саклану дәрәжәсе арта. Бу эш «Татарстан», «Сорнай», «Смәел» хужалыкларында уңышлы алып барыла.
Мөдәрис Габделхаевич Фәттахов
Татарстан бенча Россельхознадзорның
фитосанитария тикшерүчесе.
Фото: http://kpravda.com/zerno-na-mirovom-i-ukrainskom-rynkax-po-prognozam-analitikov-podesheveet/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250