Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Анна белән Рөстәмгә – Германиягә юллама (+фото)

Авыл яшьләре арасында узучы “Һөнәре буенча иң яхшы” һөнәри осталык конкурсы “Авыл яшьләре” программасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасының аграр яшьләр берләшмәсе белән берлектә оештырыла.

Быел конкурс шартларының кырыслануына карамастан, катнашучылар саны аз булмаган, 360тан артык гариза кергән. Катнашучылар 9 номинация буенча ярышкан. «Иң яхшы агроном», «Иң яхшы бухгалтер-икътисадчы», «Иң яхшы механизатор», «Иң яхшы ветеринария табибы», “Иң яхшы инженер-механик”, «Машина белән сыер саву буенча иң яхшы оператор», «Иң яхшы зоотехник», «Терлек үрчетү буенча иң яхшы технолог», «Иң яхшы терлекче-бозау караучы». Быел конкурс аграр белгечлек буенча укучы студентлар өчен дә үткәрелгән.

22-23 ноябрь көннәрендә, Казан шәһәрендә, авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куючы яшь белгечләр арасында республикакүләм һөнәри конкурс булып узды. Ике көн дәверендә теоретик сорауларга җавап биреп, һөнәри биремнәрне чиштеләр. Биредә Балтач районы данын яклап, 17 яшь белгеч катнашты. «Иң яхшы сыер савучы» номинациясендә «Дуслык» хуҗалыгыннан Анна Федотова (рәсемдә уртада), «Иң яхшы инженер-механик» номинациясендә «Татарстан» хуҗалыгыннан Рөстәм Зарипов беренче урыннарны яулап, акчалата бүләк һәм Германиягә тәҗрибә уртаклашуга юллама алдылар. «Иң яхшы мал табибы» номинациясендә Тимирязев исемендәге җәмгыятьтән Булат Габделхаков – икенче урында. «Иң яхшы терлекче» номинациясендә «Труд» хуҗалыгыннан Тамара Сердюкова, «Иң яхшы зоотехник» номинациясендә «Татарстан» хуҗалыгыннан Фирдүс Такиев, «Иң яхшы бухгалтер-экономист» номинациясендә Шамил Гомәров («Татарстан») өченче урыннарны яуладылар. Студентлар арасында «Инженер-механик» номинациясендә Казан дәүләт аграр университетында магистратурада белем алучы Ирек Закиров өченче урынга лаек булды.

Инженер-механик Рөстәм Зарипов «Татарстан» хуҗалыгында 2016 елдан бирле эшли. Әле өйләнмәгән. Якын киләчәктә дә гаиләле булырга планлаштырмый кебек тоелды, яшерен сер булмаса, әлбәттә. Германиягә барырга исәпләп тора, анысы киләсе елга чыккач булыр инде, бүген җиңдем, бүген очтым түгел бит әле ул. Укыганда алман иленә бару мөмкинлеге булган, әмма баралмаган. Студент чактагы хыялын һөнәр иясе булгач тормышка ашырырга җыена егет.

– 2017 елда бер катнашкан идем инде, ул чакта икенче урын булган иде, – ди Рөстәм. – Быел тагын тәвәккәлләдем. Әлеге конкурста катнашу өчен нинди дә булса проектлар әзерләү, папкалар тудыру кирәкми, бары тик белемеңне ачып бирү сорала да, эшләп күрсәтү кирәк. Беренче этапта Казан Аграр университетында белемнәрне ачыкладылар, икенче этабы Ветеринария академиясендә практик юнәлештә үтте. Теория өлешендә әллә ни аерма күрмәдем, ә менә практик эштә үзгәреш бар иде, элгәре барган белән чагыштырып караганда дип әйтү.

“Иң яхшы сыер савучы” номинациясендә “Дуслык” җәмгыяте сыер савучысы Анна Федотова да беренче урынны алды. Анна җәмгыять фермасында савым операторы булып эшли, 2011 елдан бирле уңганнар рәтендә йөри, әлеге бәйгегә шулай ук икенче мәртәбә барган, монысында инде ничек әзерләнергә кирәклеген белгән.

– Төрлечә әзерләндем, – ди Анна.– Савым аппаратын кат-кат сүттем, җыйдым, интернеттан видеоязмалар карадым, бик күп укыдым.

Районда сыер савучылар ярышларында даими катнашучы Анна Урта Көшкәт авылында гомер итә. Гаиләле, тормыш иптәше белән өч егет үстерәләр. Анна да Германиягә барачак, уңышлар телик аңа. Өч бала әнисенең ярышларда  сынатмавына сокланып туймаслык!

«Иң яхшы бухгалтер-экономист» номинациясендә өченче урынны алган Шамил Гомәровның “Татарстан” җәмгыятендә эшли башлавына киләсе елның мартында 6 ел була. Тормыш иптәше дә биредә, игенчелек буенча хисапчы. 1 яшь тә 7 айлык уллары бар. Яшь әти гаиләсеннән, хезмәтеннән тыш бәйгегә әзерләнергә вакыт тапкан, яхшылар сафына баскан.

– Мин иң яхшысы түгел, яхшысы Лаешта, – дип шаярта Шамил. – Өченче урыным да бик куанычлы булды. Өйдәгеләр шундый да сөенде. Әле дә туганнар, дуслар шатлыкны уртаклашалар, Аллага шөкер. Инде өйрәнгәннәрне онытмаска кирәк.

Иң яхшы бухгалтер-икътисадчы нинди булырга тиеш дигәнгә Шамил ”Төп база – белем. Укыганда игъ тибарлы булып, алган белемне эштә тотрыклы итеп куллана белсә, ул иң яхшысы була” дигән фикердә.

Конкурс игълан ителүгә, анда катнашырга теләк белдерергә атлыгып торучылар сирәк була: югалып каласың, кирәк микән миңа бу дип уйлыйсың, белгәнеңнән шикләнәсез. Әнә шундый чакта бер этәргеч кирәк. Безнең яшь белгечләребезне әлеге бәйгегә өндәүче, рухландыручы булганмы соң? “Әлбәттә, – ди Аграр яшьләр берләшмәсенең Балтач бүлеге җитәкчесе Ләйсән Әсхәтова. – Карар килүгә, һәрберсенә шалтыратып аңлаттык. Беренче урынга Германия, 10 мең сум, икенче урынга – 8, аннан 6 меңнәр дигәч катнашырга риза булдылар. Мондый гына конкурс дисәң, барасылары килми инде, сүз дә юк. Ә болай яхшы бит: бүләкләр нинди зур, үзләрен дә таныта алалар. Әйбәтләп аңлатсаң, ризалык бирәләр. Күп көч районның авыл хуҗалыгы идарәсе белгече Разил Низамиевтан булды. Ул яшь белгечләрне катнаштыру, республикага таныту өчен бик тырышты.

Яшьләребезнең үз һөнәрләренең осталары булуларын дәлилли алулары хезмәт урынына да бер плюс – җитәкче яшь кешене эшкә алып алданмаган димәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев