Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Арбор» - беренче, «Алга» - икенче. Ә өченче кем?

Урып-җыю кампаниясенең экваторын үтүгә, кырдагыларда гүя “икенче сулыш” ачыла. Бункерлар да тизрәк тула, мәйданнар да тизрәк бушый , нормалар да күбрәккә артырып үтәлә... – ничек тә тизрәк бетерәселәре килә башлый. Бу бертөрле, киеренке хезмәттән тую, ару, алҗу галәмәте генә түгел.

Финишка якынлашкан саен гадәти эш тә ничектер азартка әйләнә, эш ритмы да көйләнә, оештыру-әйдәләү дигәнең дә нормага керә. Уракны төгәлләүчеләр, төгәлләү алдында торучылар барын ишетү-белү дә зыянга түгел. Ни дисәң дә, калышмаска теләү омтылышы, ярышу дигәнең адәм баласының канында әле. Әйдәгез, кырларга бер күз салыйк әле. Анда нинди хәлләр бар?

«Арбор» 26 август көнне «Арбор» хуҗалыгы районда иң беренчеләрдән булып бөртекле һәм кузаклы культураларны урып-җыюны төгәлләде. Август башында уракка керешкән Арбор игенчеләренә 1300 гектар мәйданның уңышын җыйнап алу өчен айдан кимрәк вакыт кирәк булды. Берсеннән-берсе тырыш, уңган биш комбайнчы: Нурулла Ульданов, Мәхмүт Фазылҗанов, Альберт Хәмидуллин, Вениамин Ермаков, беренче елын мөстәкыйль комбайнга утырган Разил Гобәевлар үз бункерларыннан 8300-4400 центнер ашлык суктырып озаткан. «Магдон» ургычы белән Марат Мифтахов исә игеннәрне теземнәргә салуда зур хезмәт куйган. Кайткан уңыш тулысынча диярлек киптерү җайланмалары аша үтсә дә, Фәрит Гарипов җитәкчелегендәге ындыр табагы коллективы көндәлек ашлыкны урнаштырып баруга ирешкән. Шоферлар Марат Гарифуллин, Фәннур Гаязетдиновлар кырдан ташуда, Заһидулла Зиннәтуллин исә амбардагы ашлыкны урнаштыруда зур хезмәт куйган. «Быел бездә яңгырлар бик аз яуды, җәен дә, соңгы вакытта күрше-тирәләрдә яуганы да безне читләтеп үтте. Уңыш начар булыр инде дип курыккан идек, әмма гектарыннан уртача 34 центнер булды. Көзге культуралар уртача 30ны бирсә, арпа, солы басулары 37-38 центнер белән сөендерде. Бөтен технологияне төгәл үтәвебез эзсез калмады, шул ук вакытта җирне тирәнәйтеп эшләү дә дымны күбрәк сакларга ярдәм итте дип уйлыйм», – ди хуҗалык җитәкчесе Хәмит Баязитов. Һәм: «Бу уңышка хезмәте кергән һәркемгә рәхмәтле, һәр кешенең эшеннән канәгать мин. Урып-җыю чорында оттырышлар булмады, зур югалтуларга юл куелмады», – дип өсти. Бүген инде хуҗалыкта көзге чәчү беткән, салам җыйнауны төгәлләү өчен тырышалар. Шәхси хуҗалыкларга уникешәр рулон бушлай салам кайтарып бирергә дә өлгергәннәр.

“Алга”. 30 июльдә  урып-җыюга керешкән алгалылар 29 август көнне соңгы бункер ашлыкны ындыр табагына кайтарды. Барлыгы 33мең 64 центнер ашлык – бу һәр гектардан уртача 30,1 центнер дигән сүз, җыйнап алынды. Көзге культуралар уртача 32,4 центнер уңыш бирсә, язгы бодай – 38,2, арпа 33,9 центнер уңыш биргән. Хуҗалыкта иң тәҗрибәле комбайнчы –  Нурлыхак Хәсәнов. 25 еллап уракта катнаша. Быел “Дон” комбайны белән 6878 центнер ашлык суктырып алган. “Акрос”ны иярләүче Владимир Андреевта бу күрсәткеч 8479 центнер булса,  14-15 еллык тәҗрибәләре булган комбайнчылар Владимир Васильев, Валерий Ивановлар “Нива”лары белән 5079-4469 центнер бөртекне ындыр табагына озаткан. Олег Герасимов, Григорий Фоминнарның күрсәткече дә алардан азга гына калыша.

“Игенче”. Быелгы урып-җыюда хуҗалык басуларында биш комбайн эшләгән. Күршеләре белән бер көнне эшкә керешсәләр дә, әле бу хуҗалыкта 29 августка эшләр төгәлләнеп бетмәгән иде. Бер комбайнга туры килгән гектарларның күплеген исәпкә алганда, егетләргә тагын да тырышыбрак эшләргә туры килә, димәк. Хәер, алар болай да сынатмаска тырыша инде. Әнә, иң тәҗрибәле комбайнчылары, “Полесье” хуҗасы Рамил Билалов исәбендә инде бүгенгә үк 10843 центнер, шушы ук төр комбайнда эшләүче Раиф Нургалиевта 10745 центнер ашлык суктырылган. Алмаз Гарифҗанов, Мирвәт Галимуллин, Рамил Гарифҗановларда бу күрсәткеч 9087-5761 центнер. Хуҗалык амбарына бөтенесе 44 мең 148 центнер ашлык кайткан.

“Дуслык”. Бу хуҗалык басуларында  эшләгән биш “Полесье”ның иң иске дигәне 2009 елда кайткан булса, иң яңасы бишенче урагына керешкән. Шуңа күрә механизаторларның күрсәткечләре дә бер-берсеннән әлләни аерылмый. Икесе 10000 чиген үтеп китсә, икесе бу чиккә бик якын. Үткән ел беренчеләрдән булып район башлыгы вымпелына лаек булган, кырда эшләүче иң өлкән комбайнчыларыбызның берсе, 72 яшьлек Сәлим ага Вафин быел да яшьләрдән калышмый. Улы Азат белән алар да 9785 центнер ашлык суктырып алганнар.  Шулай да “Дуслык”тагы “алыш”та әлегә беренчелек Юрий Шестов кулында. Дөрес, урак тәмамланганчы җиңүче үзгәрергә дә мөмкин. Гадил Хәкимов, Сергей Степанов, Семен Петровлар да бирешергә җыенмый. Алар тырышлыгы белән бүген барысы 49 мең 598 центнер уңыш җыйнап алынган инде. Бүген егетләр язгы бодай сугуда эшли.

“Смәел”. Бу хуҗалыкта бер комбайнчыга 325 гектар мәйданның уңышын җыйнап алырга кирәк. 975 гектар бөртеклеләрнең 29 августка 684 гектарында эш тәмамланган. Яшь комбайнчыларның республика бәйгесендә икенче урын алган Раушан Фазылҗанов өчен бу җиденче урак. Башта үзе ярдәмче булып эшләгән, мөстәкыйль эшли башлагач та сынатмаган. Быел да ярдәмчесе Фирдус Галимуллин белән матур нәтиҗәләр күрсәтә. Утыз елдан артык комбайнда эшләүче Дамир Фазылҗанов (ярдәмчесе Фәнис Гыйматдинов), башта әтисендә ярдәмче, быелга кадәр әтисе Николай ярдәмче булып эшләгән Владимир Алпутиннарның (быелгы ярдәмчесе Салават Әүхәдиев) уртак тырышлыгы белән  барлыгы 20 мең 330 центнер ашлык ындыр табагына кайтарылган.

“Активист”. Бүген кырларда эшләүче дүрт комбайнчының икесе тәҗрибәле, икесе беренче һәм икенче сезоннарын гына эшли. Шулай да егетләрнең эшеннән без канәгать, барысы да тырышалар, диләр хуҗалыкта. Виктор Федоров, Юрий Андреев, Вениамин Дмитриев, Фердинат Таҗетдиновлар дүртесе дә көнлек нормаларын артырып үти, сыйфат турында да онытмый. Хуҗалыкта уртача уңыш бүгенгә һәр гектардан 28,6 центнер  тәшкил итсә, көзге арыш һәм бодай басулары 34-35әр центнер уңыш биргән.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урак өсте