«Арбор» хужалыгында киӊәшмә (+фоторепортаж)
Чәршәмбе көнне «Арбор» хуҗалыгында районда терлекчелек тармагы үсешенеӊ 6 айлык йомгакларына багышланган җыелыш булды. Киӊәшмәдә район хуҗалык җитәкчеләре, баш зоотехниклар, икътисадчылар, район белгечләре катнашты.
Арбор авылы мәдәният йортында узган киӊәшмә экранында кызыл белән билгеләнгән күрсәткечләрнеӊ күп булуы күзгә ташланса да, шөкер, ул бары дуӊгызчылык тармагы белән генә бәйле булуы тынычландырды. Бары ике хуҗалыкта («Яӊа тормыш» һәм «Труд») сакланып калган дуӊгызчылык тармагы соӊгы елларда, дөрестән дә, күпкә кайтыш эшли, тоткан чыгымнар керемнәрдә уӊай чагылыш тапмый. Районда терлекчелек тармагында ярты еллык эш нәтиҗәләре гомумән алганда уӊай.
Сөт җитештерүнеӊ алдагы елныӊ шушы чоры белән чагыштырганда 8 процентка артуы куанычлы, әмма район терлекчеләре алдында куелган максатлар белән чагыштырганда, бу әлегә артык шатландыра алмый. Сөт җитештерүдә «Кызыл юл», «Татарстан», «Дуслык» һәм «Бөрбаш» хуҗалыкларыныӊ эшләре мактаулы – сөт җитештерү аларда узган елныӊ шул чоры белән чагыштырганда 22-18 процентка артык. «Кызыл юл»да 529 тонна, «Татарстан»да 487 тонна, «Дуслык»та 428 тонна, «Бөрбаш»та 376 тонна сөт артык савылган.
Эх, районныӊ барлык хуҗалыкларында да шушындый үсеш темплары булса иде! Юк шул, алай гына түгел «Игенче», «Якты юл», «Сосна», «Сорнай», «Алга» хуҗалыклары узган елга караганда да сөтне кимрәк җитештерделәр. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин чыгышында әйтелгәнчә, бу ярты еллыкта районда көтүгә 1026 баш тана кушылган, димәк, сөт җитештерү тагын да күләмлерәк булырга тиеш, кызганыч, әмма бу алай түгел. Сөт җитештерүне бер-ике көндә генә үзгәртү мөмкин түгел, моныӊ өчен бүгеннән сыйфатлы азык туплау сорала. Өстәмә кушыла торган минераль матдәләр тупланмаларыныӊ кыйммәтләнгән чорында бу иӊ мөһим мәсьәлә булырга тиеш, дип ассызыклады ул үзенеӊ сүзләрен.
Сөт җитештерү бер, ә инде аны тиешле, кыйммәт бәягә сату - икенче, дип күәтле аныӊ сүзләрен киӊәшмәне алып барган район башлыгы Рамил Нотфуллин. Саннарга күз салсак, бер хуҗалык сөтнеӊ бер килограммын 20 сумга сатканда, икенчесе аны бары 17 сумга сата. Һәр килограмм сөттә 3 сум югалткач, көн саен тонналаган сөттә күпме акча җилгә оча, моны ничек итеп аӊлап була, дип мәсәләне кабыргасы белән куйды башлык. Хуҗалыкларда эшләүче икътисадчылар, хисапчылар бу мәсьәләгә тулы анализ бирергә бурычлы.
Читкә сөт тапшыру белән мавыкканчы, үзебезнеӊ сөт комбинатына тапшыру уӊайлырак булмасмы икән, бу турыда ныклап уйланыгыз, диде ул. «Арбор» хуҗалыгында терлекчелек тармагы белән танышу вакытын исәпләмичә ике сәгатьтән артык барган киӊәшмәдә төрле саннар, чагыштырулар күп китерелде. Бу сөйләшүнеӊ мәгънәсе булсын, һәркем үзенә тиешле нәтиҗә ясасын, югыйсә ай саен шушындый исәп-хисап үткәрәбез, үзгәрешләр генә аз күренә, дип йомгаклады бу җыелышны Рамил Нотфуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев