Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Арбор» тәмамлады

«Арбор» хуҗалыгы ашлык культураларын сугып-җыеп, амбарга ташып куйды. Быел бу хужалыкта урып-җыюныӊ аеруча оешканлык белән барганын билгеләп узарга кирәк.

Өч атна рәттән аныӊ комбайнчылары районда җиӊүчеләр булып танылды, район башлыгы вымпелына һәм акчалата бүләккә лаек булдылар. Күмәк эшнеӊ нәтиҗәсе дә матур – игеннәрнеӊ һәр гектарыннан 45 центнерга якын ашлык алынды. Хужалыкта эшләүчеләргә районда беренчеләрдән булып ашлык бирелде, «Арбор» жәмгыяте җитәкчесе Хәмит Баязитов әйтүенчә, хезмәтчәннәргә бераз бодай бирәсе калган, анысы да якын көннәрдә өләшенәчәк.

Арборлыларны зур хезмәт уӊышлары белән котлыйбыз, аларга һәрвакыт бәхет елмайсын!

Фото: автор

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урак өсте