Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Арборлылар сынатмас

Табигать шартларыныӊ авыл хуҗалыгында хәлиткеч роль уйнаганын беләбез, әмма аныӊ әһәмиятле икәненә бу елда тагын бер кат төшендек, ди «Арбор» хуҗалыгы рәисе Хәмит Баязитов.

Бүгенге көндә терлек азыгы әзерләүдәге авырлыкларны аӊа гына әйләндереп калдыру дөрес булмас, ә шулай да карныӊ озак бетмичә ятуы, беренче яӊгырларныӊ да безнеӊ якларны урап китүе үзенекен итте, җир соӊга калып җитеште. Әмма без сынатырга уйламыйбыз, куелган бурычларны үтәп чыгарбыз, ди ул. Хуҗалык итүдә үзенә генә хас алымнары булган рәиснеӊ сүзенә ышанмый мөмкин түгел. Узган кышлыкта күпләр читтән терлек азыгы, фуражын эзләгәндә арборлыларныӊ үзләренә дә җиткән, әле запаслары да хәйран. Бүген сенаж салуга ныклап тотынганнар, бер «Полесье», бер «КСК-100» люцернаны турап, төяп баралар. Консерванты да азыкны тураган вакытта кушып барыла. Ике «КамАЗ», «Газ-53», «Зил-130» һәм тәгәрмәчле тракторлар биегәйтелгән бортлар куеп азыкны траншеяларга ташыйлар. Һәр «КамАЗ» машинасы терлек азыгын прицеп белән ташый, яӊа алынганына исә, өстәмә, биегәйтелгән бортлар куела. Чәршәмбе, ярты көн эчендә 250 тонна сенаж салынган, димәк эш барачак. Бу хуҗалыкныӊ уӊган механизаторлары һәм хезмәтчәннәре турында тулырак газетабызныӊ алдагы саннарында укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250