Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Арбор»лылар булсынга дип тырышалар (+ бик күп фото)

«Соңгы елларда «Арбор»га яшь механизатор һәм шоферлар да килә, техника йөртергә хокуклары булмаганнарны махсус укытабыз»

Язгы кояш нурлары офыктан күренә башлауга авыл хуҗалыгында рәхәт бер җанлылык башлана. Тизрәк басу-кырларның кардан арынуын, аннары аларда трактор гөрлетесе барлыкка килүен көтәбез. Киләсе уңыш ничек булыр дип фаразлар корабыз.

«Арбор» җәмгыятенә хуҗалык эшләре, яңалыклары, алдынгы хезмәткәрләре белән танышырга барган көнне кызу урак өстенә туры килдек. Районда беренчеләрдән булып шушы хуҗалыкта техникаларга күзәтү (техосмотр) үткәрү көне булып чыкты. Һәрбер трактор ялт иткән, төзекләндерәсе җире төзекләндерелгән, буяулары купкан җирләр яңартылган, әзерлек сызыгына тезелеп басып, чират буенча ТРның дәүләт техник күзәтчелек итү идарәсенең Балтач районы буенча бүлек башлыгы Марат Габдрахманов янына килеп туктыйлар. Ул исә техниканың документларын да, төзеклеген дә, люфтометр белән рульнең люфтын да үлчәп чыга. «Техник күзәтүне барлыгы 16 трактор һәм 8 арба үтте. «Арбор»лылар елдагыча әйбәт әзерләнгәннәр, югары марканы бирмиләр», дип хуҗалык хезмәтчәннәренең эшенә югары бәя бирде Марат Ренатович. Механизаторларының тырышлыгын хуҗалык җитәкчесе Хәмит Баязитов та ассызыклап үтте: «Коллективыбызда бик тырыш егетләр эшли. Пенсия яшендәге берничә тракторчы да бар, сәламәтлекләре эшләргә мөмкинлек бирсә, без эшләүләренә каршы килмибез. Соңгы елларда коллективыбызга яшь механизатор һәм шоферлар да килә башлады, дөресрәге, читкә киткән яшьләребезне авылга кайтарту өчен тырышабыз. Техника йөртергә хокуклары булмаса, укытып та алабыз».

Һәрбер хуҗалыкта эшләре күләгәдә кала торган хезмәткәрләр була. «Арбор» җәмгыятендә андый кешеләр дип фермаларга азык кертүчеләрне атап киттеләр. Илшат Вәлиуллин белән Илшат Хәйруллин икесе дә «МТЗ» тракторларында хезмәт куялар. «Миксерларга ДТМ программалары урнаштырылган, малларны дөрес итеп тукландыру шушы егетләргә йөкләнгән», ди Хәмит Сәетович.

«Арбор»ның тагын бер эшсөяр механизаторы – Илсур Хәбибуллин. Мәктәпне тәмамлаганнан бирле туган авылында тракторда эшли икән ул. Ә техникага мәхәббәт сенаж базында эшләгән техникаларны күзәтүдән башлана. Кайчак олырак абыйлар руль тотып карарга да мөмкинлек биргәннәр... Ул вакыттан соң бик күп сулар аккан булса да, Илсур абый үзе бүген яшь механизаторлар өчен үрнәк алырлык, тырыш хезмәттәш булып тора. Аның да хезмәт юлы «СК-4» комбайнында ярдәмче булудан башланып китә, аннан соң «Беларус», «Таганрожец» тракторларында эшләп ала. 23 ел буе «Т-150» тракторында тырыш хезмәт куя һәм аннан соң «МТЗ-1221»гә утыра. Бүгенге көндә дә шул техникада эшли ул. «Күбрәк басу эшләрендә – тырма, күлти, язгы һәм көзге чәчү, зябта хезмәт куярга туры килә миңа. Сенаж, силос ташу эшләрендә дә катнашам», дип башкарган хезмәтләре белән таныштырып үтте әңгәмәдәшем. Эшендә үрнәк хезмәттәш, гаиләсендә тормыш иптәше Фирая ханымга төп терәк-таяныч ул. Берсе – механизатор, икенчесе – балалар бакчасында тәрбияче, ә йортларында һәрбер хезмәтне уртак итеп, күп маллар үстереп яшиләр.

«Арбор» хуҗалыгының машина-трактор паркы белән танышып йөргәндә һәркайдагы төзеклек, зур-зур гаражлар, күпсанлы техникаларны күреп сокланмый калып булмый. Бер авыл – бер хуҗалык, ә шулай да техника берәмлеге дә күп, гараж территориясендә хезмәткәрләр өчен бөтен мөмкинлекләр дә булдырылган, хәтта гараж капкалары да заманча — автомат, җылылыкны бик әйбәт саклый икән ул. Техника паркын да яңартып барырга тырышалар, узган ел, мәсәлән, яңа төр трактор «БТЗ» һәм аңа җирне сукаламыйча гына эшкәртә торган тагылмалы җайланма алаганнар. Быелгы планнарында азык җыючы «Полесье» комбайнын, ашлык җыючы ике «Акрос-595» комбайнын һәм авыл хуҗалыгы сиптергече алу.

Үзалларына куйган максат-бурычларын үтәп, һәрчак матур күрсәткечләргә ирешеп, коллективтагы бедәмлекне югалтмыйча эшләргә язсын, сезгә, «Арбор»лылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев