«Арбор»лылар язгы кыр эшләрен тулы әзерлек белән көтә
«Ремонтта күп хезмәт хакы эшләп булмый, реаль хезмәт хакы ул басуда», диләр арборлылар.
Авыл хуҗалыгында озак еллар эшләүче белгечләрдән фикерләрен белешсәң, ел елга ошамый, узган елгы кебек иртә язны беренче күрүебез, быел алай тиз килмәс ул, кар чагыштырмача күп бит, дигәннәр иде. Ләкин 26 мартта ява башлаган яңгырлар карны сизелерлек киметте. Шулай булгач, яз иртә килмәс әле, дип ышанып утырырлык түгел. Тулы әзерлек белән старт бирелгәнне көтәргә кала.
Ә әлегә районыбыз хуҗалык-ларында график нигезендә техникаларга һәм аларның тагылмаларына техник күзәтү оештырыла. Узган атнада «Арбор» җәмгыятендә булып, дәүләт техник күзәтчелек итү идарәсенең райондагы бүлек башлыгы — баш дәүләт инженер-инспекторы Марат Габдрахманов белән техникалар әзерлеге белән танышып кайттык.
Биредә барлык тракторларны да буяп, чистартып техник тикшерүгә тиешенчә әзерләгәннәр. Гадәттәгечә, янгын сүндерү җайланмалары, медицина аптечкалары карап чыгылды, механизаторларның тиешле категорияләргә ия булуны дәлилләүче документларына зур игътибар бирелде, руль белән идарә итү, яктырту-сигнал бирү приборларының төзеклеге, тормоз системасы җентекле тикшерелде. Арбаларның яктырткыч һәм сигнал фаралары янамы, бортлары җимерек түгелме — болар барысы да күздән үткәрелде. Һәм ахыр чиктә барлык тракторларга да эшкә чыгарга рөхсәт дигән йомгаклау сүзләрен әйтте Марат Ренатович.
Әлеге җәмгыятьтә техникаларга төп җаваплы кеше — ул баш инженер Рамил Зәйнуллин, без аның белән бүгенге көндәге эшләре, хуҗалык алдында торган төп проблема һәм алга куелган максат-бурычлар турында сөйләшеп уздык.
— Рамил, быелгы яз да узган елгы кебек кисәк килеп төшсә, техникалар язгы кыр эшләренә керешергә әзерме?
— Техникаларга, гомумән, чәчү чорына килгәндә, әзер, дип әйтсәк була. Техник күзәтүне уңышлы узу ул төп күрсәткеч булып тора инде. Авыл хуҗалыгы машиналарын һәм тракторларны без көздән үк ремонтка керттек. 95 процентка төзекләндерү эшләре инде башкарылды. Бүгенге көндә комбинированный культиваторларны гына төзекләндерәсе калды. Алар зур, гараж эченә кертеп ремонтлый торган түгел. Шуңа да аларны без, гадәттә, көннәр җылытып җибәргәч ремонтлыйбыз, бу эш инде бүгенге көндә бара. Аларга импортный стойка һәм лапалар алынды.
Силос салу тәмамлануга ук терлек азыгы хәзерли торган комбайннарны ремонтлап куйдык. Ура торган «Магдон» комбайнына запас частьлар алынды. Көздән алып бүгенге көнгәчә тракторлар һәм авыл хуҗалыгы агрегатлары ремонтына 3 миллион 700 мең сум акча тотканбыз. Запас частьларны алдан алып куярга тырышабыз, чөнки бәяләре гел артып тора.
Авыл хуҗалыгы машиналарын бездә кыш көне техникаларына эш булмаган механизаторлар ремонтлый. Аларга кышка эш һәм, әлбәттә, керем ул. Техникалар басуга чыгып киткәч безнең гараж территориясендә мин, эретеп ябыштыручы һәм шул ук вакытта гараж мөдире вазыйфасын үтәүче Илшат Зарипов кына калабыз. Токарь эшен алыштыргысыз механизаторыбыз Нурулла Ульданов башкара. Аның ике «ДТ» тракторы бар, шулай ук зур тәҗрибәле комбайнчыбыз да ул, вакыты булганда тырма төеп һәм токарьга кагылышлы башка эшләрне башкара. Кулыннан килмәгән эше юк инде аның, һәркем өчен үрнәк әле ул.
— Техника саны белән эшләүчеләр саны тәңгәл киләме яки сезнең хуҗалыкта да бер механизатор берничә техниканы иярлиме?
— Хуҗалыгыбызда барлыгы 23 трактор, унбер арба, биш йөк машинасы бар. Шушы техникалар белән барлык эшләребезне дә башкарып бара алабыз, әлегә җитешәбез. Шушы техникаларда эшләүчеләр санына килсәк, 15 механизатор һәм дүрт шоферыбыз бар. Безнең хуҗалыкта зур проблема булып, механизаторлар җитмәү тора. Әлегә бу вәзгыять кискен тормаса да, киләчәктә авыр булачагын аңлыйбыз. Чөнки пенсия яше якынлашып килүче 4-5 механизатор бар. Бишесе китсә, ун гына механизаторыбыз кала дигән сүз. Яшьләр килми, иске техникага түгел, яңа техникага да кеше табып булмый. Механизаторларның күбесе инде болай да икешәр техника иярлиләр. Әлегә шулай булса да, киләчәктә зур тракторлар алмыйча булмаячагын аңлыйбыз һәм инде чәчү комплексы да булдырасы килә. Әлегә без СЗП чәчкечләре белән эшлибез, быел тагын берне алырга планлаштырдык, ул шушы көннәрдә инде кайтып та җитәргә тиеш.
Рамил белән гараж территориясен дә карап чыктык. Комбайннар һәм шулай ук яңарак техникалар, агрегатлар ябулы җирдә саклана. Гаражлар җылы, механизаторларга эшләргә бөтен шартлар да тудырылган. Гараж эчендә юынып чыгарга душ бүлмәсе дә бар.
Техник күзәтүгә әзерләнер өчен механизаторлар өчен стимул да булдырылган — трактор әзерлек сызыгына баскан өчен аларга премия бирелә һәм кичен барысы өчен дә бәйрәм үткәрелә. Аздан гына күңел була диюләре шушыдыр, мөгаен. Хәзер инде язгы кыр эшләрен дә бердәмлек белән башкарып чыгу төп максатлары булып тора. Үзләре дә бит ремонтта күп хезмәт хакы эшләп булмый, реаль хезмәт хакы ул басуда дип, инде тизрәк шул көннәрне көтәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев