Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Арбор»лылар сөт арттыру максатына ирештеләр

Сенажны яңача алым белән салу, ашату технологиясен үзгәртү, тана һәм сыерларны каплатканда сөтне арттыра торган орлык куллану нәтиҗәсе бу.

«Арбор» җәмгыяте фермасы белән 2011 елдан Николай Понуркин мөдирлек итә. – Мин эшли башлаганнан бирле сөт гел арту ягында, быел инде көндәлек 10 тонна савып баруга да ирештек. Әлеге артым мал башын күбәйтү белән бәйле түгел. Сенажны яңача технология белән салу, ашату технологиясен үзгәртү, ягъни терлек азыкларын төрле кушылмалар белән бергә махсус тегермәндә кушу, тана һәм сыерларны кап-латканда сөтне арттыра торган орлык куллану нәтиҗәсе итеп күрәбез бу үсешләрне. Фермабыз территориясендә күп кенә төзелешләр дә эшләнде. Техника да яңартылды. Яңа миксерлар кайтты, погрузчик алынды. Болар барысы да җитәкчебез Хәмит Сәет улының терлекчелек тармагына булган максатчан эшчәнлеге нәтиҗәсендә ирешелгән уңышлар. Биредәге коллективыбыз бик дус һәм бердәм безнең. Кадрларга кытлык булмый, булган очракта да җитәкче белән бу мәсьәләне вакытында хәл итәбез, – диде Николай әфәнде.
Терлекчелек тарма-гының эшен бүген заманча җиһазлар шактый җиңеләйтсә дә,  кеше факторы төп күрсәткечләрнең берсе булып кала. «Арбор» җәмгыяте фермасында эшләүчеләр бердәм команда булып, уртак максатка омтылалар һәм уңышлары да бар. Үз эшләрен яратып, күңелләрен биреп эшләүче әлеге коллектив ирешкән югарылыгын алга таба да югалтмасын иде.

erid: 2VtzqwTSgT9

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqwTSgT9