Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Арча районында котыру авыруы буенча карантин кертелде

Карантин котыру авыруы йоктыруда шикләнелгән соңгы хайванны чалганнан соң 60 көн узгач бетереләчәк.

Арча районының Апаз авылында хайваннарның котыру авыруы буенча карантин кертелде. Әлеге указны Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы — ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

«Эпизоотик чыганак һәм имин булмаган пункт территорияләрендә хайваннарда котыру авыруы буенча хәлнең имин булмавына бәйле рәвештә чикләү чаралары (карантин) кертергә», — диелә документта.

Авыру Апаз авылы җирлегенә кергән Хәсәншәех авылы янындагы «Ватан Агрофмирасының» ындыр табагында ачыкланган. Монда авыру терлекләрне дәвалау, маллар алып кайту, алып китү һәм мал үләксәләреннән тире салдыру тыела. Моннан тыш, терлекләрне караучы һәм авыру чыганакларын бетерүче белгечләрдән тыш, бу территориягә чит кешеләрнең керүе тыела.

Апаз авылы җирлегендә ярминкәләр, күргәзмәләр һәм малларны күчерү, туплау буенча башка чаралар уздыру, шулай ук зоопарклар өчен хайваннар аулау тыела.

Карантин котыру авыруы йоктыруда шикләнелгән соңгы хайванны чалганнан соң һәм барлык тиешле чараларны уздырганнан соң 60 көн узгач бетереләчәк.

Чыганак: ТИ

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: карантин котыру чире