Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Арпа басуларында

«Алга» авыл хуҗалыгы җәмгыятенең сап-сары арпа басуында чын мәгънәсендә кызу урак өсте бара. Җиде «Нива», бер «Дон» комбайннары, әйтерсең лә, диңгездәге кораблар... Билгеле бер тизлек белән ашыкмый-кабаланмый гына арпа суктыралар. Бункерлары тулу белән чиратта торган йөк машиналары хәзер килеп җитә. Биредә «КамАЗ» да прицеп белән ташый һәм шунысына игътибар итү...

«Алга» авыл хуҗалыгы җәмгыятенең сап-сары арпа басуында чын мәгънәсендә кызу урак өсте бара. Җиде «Нива», бер «Дон» комбайннары, әйтерсең лә, диңгездәге кораблар... Билгеле бер тизлек белән ашыкмый-кабаланмый гына арпа суктыралар. Бункерлары тулу белән чиратта торган йөк машиналары хәзер килеп җитә. Биредә «КамАЗ» да прицеп белән ташый һәм шунысына игътибар итү кирәк - бөртеклеләрне бункердан арбага бушатып бетерүгә үк өстен яхшылап брезент белән ябып куялар. Басу чиста, монысында бигрәк тә чүп үләне күренми. Уңыш әйбәт чыга, диләр. Янгын куркынычсызлыгы кайгыртылган, ремонтчылар бригадасы басуда. Әнә, бер комбайн «какшап» киттеме, «сары диңгез»не кичеп барганда кинәт туктап калды, шул арада ремонтчылар «кыр корабы» янына ашыкты. Эш шулкадәрле комплекслы, җиренә җиткерелеп оештырылган һәм аны шул дәрәҗәдә сыйфатлы итеп, югалтуларсыз башкарырга да омтылалар. Баш агроном үзе дә гел комбайнчылар янында. Тик... шушының кадәрле бәрәкәтле эшне иртәдән кичкә кадәр тир түккән игенченең фидакарь хезмәтенә карата булган салкын мөнәсәбәт кенә ямьсезли. Игенчеләр үзләренең көненә күпме, ничә сумлык эш башкарганлыкларын да белми, комбайнчыларның кулында махсус журнал да булдырылмаган. Урак башланганга инде кайчан?! Сыйфат комиссиясе әгъзалары кайсы гына комбайнчыга журнал сорап мөрәҗәгать итмәсен, барысы да аптырашта калды. Җитәкчелекнең генә түгел, хезмәт кешесенең дә үз-үзен хөрмәт итмәве дип санала бу. Югыйсә, биредә нинди уңган игенчеләр эшли - кыр «ветераны» Н. Хәсәнов (ярдәмчесе И. Хәсбиуллин), В.Иванов (А. Гайсин), В Андреев (В.Федоров), В. Васильев (И. Иванов), Н. Федоров (Г.Фомин), А. Борисов (Н. Емельянов), Б. Петров (Г. Матвеев)... Җәмгыятьнең басулары яхшылап, тигез итеп эшкәртелгән, чүп үләннәренә каршы максатчан «көрәшкәннәре» күренеп тора.
Рәхимов исемендәге җәмгыятьнең арпа басуында бөтенләй башка күренеш, җаваплы кеше юк, янгын сүндерү машинасы күренми (ватык диделәр, З.Ш.), ватыла калсалар, махсус бригада куелмаган. Комбайнчылар ничек телиләр, шулай эшлиләр, шуңадырмы, әнә берсе «тизйөрешле комбайн»га да әверелеп ала. Комиссия шундук кисәтү ясады үзенә. Шулай да комбайнчылар Ш. Низамиев, Р. Фәткрахманов, Р. Сәмигуллин, Ә.Җәләлов күзәтүчесез булсалар да, начар эшләмәскә тырышалар. Уңышны җыеп алуны сыйфатлы итеп башкаралар, ашлык ташучы машиналар да әзер тора, кулларында журналлары бар, эшләре тәртип. Рафис Сәмигуллинның гына ярдәмчесе бүтән, калганнары уракка үз улларын алып чыккан. «Игенче» җәмгыятендә җаваплы белгеч вакытлыча гына киткән булып чыкты. Арпаның уңышы бу басуда мактанырлык түгел. Утызар ел туган як кырларында иген иккән М.Әхмәтшин (ярдәмчесе Р.Сәлахов), Р.Нигъмәтуллин (Ф.Фазылҗанов), Р.Мортазин (Р.Ибраһимов), Р.Билалов (Р.Хөсәенов), И.Абдрахмановның (А.Шәрипов) күңелләре күтәренке, журналлары кулларында, көнлек эшләрен, хезмәт хакларын үзләре белеп тора. Биредә шулай ук янгын сүндерү машинасын күрмәдек. Аллага тапшырып эшләргә генә кала. Уңыштан соңгы җирләрне яхшылап эшкәртеп куйганнар. «МТЗ» тракторлары икешәр рулон салып кына хуҗалыкка салам ташый. Шушындый кыйммәтчелек заманында күпме ягулык тотып, чыгым ясап йөргәннәренә шаккатырсың, озын арба ясау җәмгыять өчен авыр микәнни, экономияли белмибез шул. Юкса, кызу урак өстендә экономияләргә өйрәнсәк дә бик урынлы.

Рәсемдә: алдынгы комбайнчы Шамил Низамиев инде менә егерме сигезенче елын урып-җыюда катнаша.


Сыйфат комиссиясе әгъзалары: комиссия рәисе Н.САБИРҖАНОВ, Р.ФӘХРЕТДИНОВ, З.ШАКИРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250