Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Артка юл юк дидек тә”...

Авылга яшьләр килсен, калсын дисәк, барысын да уйлап эшләргә кирәк”.

Берәр ниятләгән эшләре барып чыкмаса, күпләр: “Хәерчегә җил каршы”, “без өйләнгәч төн кыскарды” ише халык мәкальләрен искә төшерә. Болай дип, билгеле, пессимистлар әйтә. Ә оптимистлар...

Әнә бит, безнең районның берничә хуҗалыгы мегафермалар белән чын-чынлап кызыксына, кайберләре төзергә тәвәккәлли дә башлаган иде, сөткә бәяләр гомер күрелмәгәнчә төшеп, бөтенесенең диярлек күңеле кайтты. Эчендә нинди утлар кайнагандыр, әмма “Кызыл юл” хуҗалыгы җитәкчесе Фердинанд Хәйрулин исә берни булмагандай төзелешне дәвам итте (тагын татарстанлылар бар әле). “Бу күптәнге хыял иде. Әмма аны хыялланып кына төзеп булмый, моның өчен бөтен алшартлар булырга кирәк, без моңа әзер инде”, – дигән иде ул әлеге төзелешне башланганчы биргән әңгәмәсендә. Бәлки, чыннан да, бар яктан әзер булганнардыр. Ә бит аларда да барысы да шома гына бармады. Вәгъдә ителгән аз процентлы льготалы кредитларны ала алмый тилмерделәр. Беренче транш 100 миллион сумлык кредитны алганда инде үзләре эшләп тапкан  120 миллион сум акчаны шушы төзелешкә тотканнар иде. Сентябрь ахырларында алынган 36 миллион сумлык кредит белән дә шул ук хәл. Төзелешне күп вакыт хуҗалыкның һәм шулай ук подрядчының акчасына алып барырга туры килә. Шулай булмаса, беренче казык какканнан соң мегаферманың бер өлешен ун айда өлгертә дә алмаслар иде. Быел җәй бу төзелештә чын-чыннан “урак өсте” булды. “Көненә уникешәр бригада, 90-97шәр кеше эшләгән көннәр булды”, – ди Фердинанд.

– Никләр башладым дип үкенгән чакларыгыз булдымы? – дип сорыйм рәистән.

– Үкенмәдем. Артка юл юк дидек тә, эшләдек тә эшләдек, – ди ул.

Нәтиҗәдә 28 ноябрь көнне комплексның беренче өлешенә буаз таналар кертелгән (400 башка тутырачакбыз диләр). 183 баш тананы Свердлау өлкәсеннән, 30ын Кировтан нәселле терлек үстерүче хуҗалыклардан сатып алганнар, калганы үзләрендә үскән маллар. Читтән кайткан таналарның инде берничәсе бозауларга да өлгергән. “Арада 38әр литр сөт биргәннәре бар”, – ди рәис.

Әлегә мегафермада бер терлек торагы, саву залы төзелеп беткән, соңгысында карусельләрне урнаштырасы, тәртипләп бетерәсе бар. Газ кергән. Без барганда бер бригада телефон линиясе суза, икенчесе саву залында эшли иде. Саву залында да моңа кадәр күрелмәгән яңалык көтелә: биредә сыер савучыларга ярдәмгә робот киләчәк. Әлегә республикада шушындый беренче саву залы булачак ул. “Биредә терлекләргә дә, эшләүчеләргә дә бөтен уңайлыклар тудырылачак”, – ди Фердинанд, бүген әнә шул уңайлыклар урнаштырылучы бүлмәләр белән таныштырып.

Бер якта читтән кайтарылган, бер якта үзләренең таналары урнашкан, киң, якты терлек торагына керәбез. Тәрәзәләрендә үзләрен җылылыкны көйли торган герман шторалары, идәндә салмак кына “шуып”, даими чистартып торучы голландия тирес чыгарткычлары, асларында Белоруссия ковриклары... 80 миллион сумлык җиһазлар әнә шулай төрле почмаклардан кайтартылган. Һәркайсын сайлаганда уңайлылык, чыдамлык дигәне төп шарт булган. Бөтенесе 442 миллион сумлык әлеге төзелешнең бүгенгә инде 80 процент чамасы эшләнгән. Бүген-иртәгә комплексның икенче терлек торагында эш башланачак. Төгәлрәге, тимер каркаслары корылган бу бинаны “тышлау”, төрү эшенә керешәчәкләр. Июнь ахырына анысын да өлгертеп, терлек кертергә ниятлиләр. Шулай итеп хуҗалыкта савым сыерлар саны җәйгә бөтенесе 1 мең башка артып, көнлек сөт җитештерү 20-25 тоннага җитәчәк. Алга карап эшләүче җитәкче буларак, Фердинанд Хәйруллин әле 16 гектар чамасы җир биләүче бу комплекста тагын 200 башлык торакка да урын планлаштырган. Анысында бозаулату бүлеге булачак икән. Бу кадәресе терлекләрне бер урыннан икенче урынга даими күчереп йөртмәс өчен кирәк, барысы да янәшәдә булса, сүз дә юк, уңайлы булачак.

Элекке терлек каралтылары да үз миссиясен дәвам итәчәк. “Ярый әле, хөкүмәт программаларына катнашып, вакытында барлык ферма-абзарларны ремонтлап калдык, – ди Фердинанд Нургаянович. – Кызыктыру өчен бик яхшы программалар булды алар. Хөкүмәтнең аз булса да ярдәменә кызыгып тотынасың да (30 проценты ярдәм), бер башлагач дип, бөтенесен яхшылап эшлисең... Боларга акчаны жәлләргә ярамый. Үткән ел, әнә, Чутай фермасының бер өлешенә (ә икенче өлеше тәртиптә иде инде), күперләр салып, таш җәеп, юлын тәртипләдек – бер миллион сумга төште. Авылга яшьләр килсен, калсын дисәк, барысын да уйлап эшләргә кирәк”.

Бу хыялы да тормышка ашарга охшап тора. Улы Салаватның авылга кайтуы, бер ел ярым Комзавод фермасында мөдир булып эшләп, яңа мегаферма төзелешенә җаваплы итеп билгеләнүе, үз янына яшьләрне туплавы да бу яктан өметле бер башлангыч булып тора. Комплексның ачылган өлешендә дә таналар карауда өч яшь егет – Ранил Закиров, Алмаз Сафиуллин, Рәдиф Закировлар эшли башлаган.

Гөлсинә ЯРУЛЛИНА

Б.СӘЙФЕТДИНОВ фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ферма