Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Арышка да керештеләр

Тимирязев исемендәге, «Сорнай», «Арбор» һәм «Смәел» хужалыклары инде арыш культурасын сугарга керештеләр. Арышныӊ да район буенча уртача һәр гектарыннан 40 центнер уӊыш чыга.

Районыбыз иген кырларында урып-җыю тулы көченә бара. 29 июль көненә район авыл хужалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгьлуматларга караганда 2601 гектар мәйданда игеннәр теземнәргә салынган, 1462 гектар җирдә ашлык суктырылып алынган. Амбарларга кайткан икмәкнеӊ иӊ күләмлесе хәзергә Тимирязев исемендәге хужалыкта - 1752 тонна. «Татарстан» - 719, «Арбор» - 669, «Сорнай» - 616 тонна ашлык суктырып алдылар. Уӊыш та хәзергә сөендерә: көзге бодай «Бөрбаш» хужалыгында һәр гектардан 66,3, «Татарстан»да – 62,5, «Якты юл»да 62,2 центнер уӊыш бирә.

Тимирязев исемендәге, «Сорнай», «Арбор» һәм «Смәел» хужалыклары инде арыш культурасын сугарга керештеләр. Арышныӊ да район буенча уртача һәр гектарыннан 40 центнер уӊыш чыга.

Көннәрнеӊ кызу торуы басуларда игеннәрнеӊ бертигез өлгерүенә китерә. Шунлыктан, һәр хужалыкта ниндидер аерым вакыт көтмичә, комбайннарны кырларга кичекмәстән чыгарырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урак өсте