Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Арышның «Зилант» дигән сортыннан 50,8 центнер уңыш ала алдык

Бөртеклеләрнең дә, кузаклыларның да уңышлары әйбәт булды һәм моның төп сәбәбе, әлбәттә, тырыш игенчеләребез белән бәйле

«Кама» хуҗалыгында бөртеклеләр 1376 гектар мәйданны тәшкил итә. – Урып-җыю эшләренә 4 август көнне керешкән идек. 52 гектардагы «Льговская-4» сортлы көзге бодайны суктырып алдык, ул уртача 43,3 центнер уңыш бирде. Арышның «Зилант» дигән сортыннан 50,8 центнер уңыш ала алдык, «Таң» сортлы борчак 33,5 центнер уңышы белән сөендерде, бүгенге көндә арпа сугабыз, әлегә уртача уңышы – 44,6. Бөртеклеләрнең дә, кузаклыларның да уңышлары әйбәт булды һәм моның төп сәбәбе, әлбәттә, тырыш игенчеләребез белән бәйле. Алар язгы кыр эшләреннән алып, игеннәрне җыйнап алганчы басу-кырлардан кайтып керми. Һәрбер эшне зур җаваплылык белән тырышып башкаралар. Хәбир Мөхәрләмов «МТЗ-1221» тракторы белән башта чәчә, аннан «Акрос» комбайны белән уракка чыга, Илшат Локманов та «К-744» тракторы һәм «Амазон» чәчү комплексы белән башта бөртеклеләрне туфракка сала, аннан инде игеннәрне «КЗС-812» комбайны белән җыеп ала, Фәрит Хәйретдинов та «МТЗ-1221» тракторы белән язын тырышып чәчү эшләрен башкара, соңыннан «КЗС-812» «кыр корабы» белән бөртеклеләрне сугып ала. Дүртенче комбайн – «КЗС-812»дә шулай ук озак еллардан бирле эшләүче Рашит Әлтәпов уңышлы эшләп килә. Уңышның югары булуына җирне тирәнтен эшкәртү дә, чәчү эшләрен кыска вакыт аралыгында башкару да зур йогынты ясый, – дип урак эшләре белән таныштырып үтте баш агроном Айдар Әсхадуллин. Бөртеклеләрне ындыр табагына «ГАЗ-53» машиналары белән Рәсим Нуриев, Раиф Әюпов, Раушан Зиннәтуллин, Рафис Гарифуллин, «КамАЗ» белән Айрат Гыймадиев, Альберт Зәкиев, Рәмзил Нәбиев ташый. Рәмзил быел гына армия сафларыннан кайтып, хуҗалыкка эшкә урнашкан. Яшь булуына да карамастан, өлгер дә, тырыш та, уңган да, дип мактадылар үзен. Терлек азыгы әзерләгән чорда Рәмзил «Полесье» комбайнында эшләсә, аңа эш булмаган вакытта «КамАЗ» белән төрле эшләр башкара.

Комбайннар артыннан ук саламнар прессланып, җирләр эшкәртелеп барыла, диде баш агроном. Салам пресслауда – Рафис Закиров, Фәнил Заһретдинов, Илһам Шакиров, Фәрхәт Галиев, җир эшкәртүдә Шәрифулла Төхфәтуллин белән Фәнил Зарипов эшли. Комбайннарның эше беткәч, алар рәтенә Илшат Локманов та кушылачак.

Барлык хуҗалыкларда эшләр гөрли, уңышларыннан канәгать алар. Көннәр кояшлы, явым-төшемсез булганда игеннәрне җыеп алырга ашыгалар. Исән-сау эшләп, һәрбер шофер-механизаторга үз эше белән горурланырга язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев