Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Ат көне»нә багышланган ат-спорт ярышлары узачак. Кайда һәм кайчан?

19 сентябрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы Арча районының Яңа Кырлай авылында «Ат көне»нә багышланган ат-спорт ярышлары узачак.

Чараны ачу тантанасы 11.00 сәгатьтә башлана. Халыкара ат чабышлары 40, 80, 100 һәм 120 километр дистанцияләрдә оештырыла.

Чара кысаларында чиста, ярымчиста токымлы һәм җирле токымлы атлар ярышы, «Аударыш» атларында көрәш буенча конкурс, атларны арбага җигү тизлегенә конкурс, иң матур арба конкурсы һәм башка төрле ярышлар, бәйгеләр булачак. Бәйрәмнең төп үзенчәлеге - традиция буенча, 100-120 км араны уза торган татар токымлы атлар чабышы булачак.

Моннан тыш, мәдәни-күңел ачу программасы, Казан шәһәренең балалар ат-спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең күрсәтмә чыгышлары, тимер кою буенча мастер-класс, авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсе, кайнар ризык һәм концерт программасы оештырылачак.

Атларны яратучыларны, ат спорты белән шөгыльләнүчеләрне ярышларда катнашырга һәм үзләрен күрсәтергә чакырабыз. Гаризалар 16 сентябрьгә кадәр электрон адреска кабул ителә:fkksrt@bk.ru.

Массакүләм мәгълүмат чараларын аккредитацияләү 18 сентябрьгә 15.00 сәгатькә кадәр электрон почта адресы буенча үткәрелә:press-mshp@yandex.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев