Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Ат мәсьәләсе: ачыклык кертү

Районда һәртөрле зур бәйрәмнәр, бәйгеләр узуга, аны оештырган һәм үткәрелгән вакытта төрле килеп җитмәгән якларны, булса-булмаса кимчелекләрне күпертеп, иӊ әһәмиятле мәсьәлә югарылыгына күтәреп, сүз йөртү киӊ таралды.

Быелгы район Сабантуе узуга, атлар чабышына җиӊәчәк атны ярышка кертмәделәр, дип төрле социаль челтәрләрдә сүз таралды. Һәм бу мәсьәләгә ачыклык кертү өчен район Сабан туенда ат ярышларны төп оештыручыларныӊ берсе, район баш ветеринария табибы Алмаз Исрафиловка мөрәҗәгать иттек:

– Сабантуй ярышларын хәзерләү, үткәрү буенча һәр кызыксынган оешма һәм шәхси ат тотучыларга рәсми регламент җиткерелде. Бу регламент буенча, атлар һәм аларныӊ ияләре (җаваплы кешеләре) бәйге көнне сәгать 10нан сәгать 12гә кадәр рәсми теркәлү узарга тиешләр иде. Рәсми регистрация уздыру өчен Казан ипподромыннан жокей-эксперт Роман Рухтин чакыртылды. Ул бу өлкәдә республикада һәм Россиядә дәрәҗәле белгеч, танылган шәхес. Сез күз алдында тоткан ат хуҗасы исә теркәлү өчен вкытында комиссиягә килмәде, регистрация узмады һәм атныӊ рәсми белешмәләрен тапшырмады. Шуныӊ өчен ул ат ярышларга кертелмәде. Бары шул гына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев