Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Август ае бер эш тә чират көтми торган вакыт

Авыл хуҗалыгының һәр елы үзенең катлаулылыгы белән аерылып тора. Язның иртә килүе, чәчү вакытларының алга күчүе, көннәрнең явымсыз һәм коры торуы — болар бар да игеннәрнең иртә өлгерүенә китерде.

Көннәрнең бер-бер артлы үткәнен, җәйләрдән көзгә күчеп баруыбызны сизми дә калганбыз бугай. Һава торышы әле җәйге челләне хәтерләтсә дә, басу-кырлар инде көзләрнең якында гына булуын искәртә.

— Агымдагы елны корылык булган 2010 ел һәм күпмедер дәрәҗәдә 2021 ел белән чагыштыра алабыз, 20 ел эшләү дәверендә бары 2010 елгы корылыкта гына шулай иртә чыгып, август уртасында урак беткән иде, дип үзенең сүзен башлады Тимирязев исемендәге күмәк хуҗалыкның баш агрономы Азат Ганиев. — 2021 елда 11 июльдә уракка керештек, быел 26сы көнне дәррәү басуга чыктык, бераз бүленеп алдык та, 14 августка бөртеклеләрнең соңгы гектарларын суктырып алдык. Менә шуның белән урып-җыю тәмамланды, дип тә әйтергә мөмкин, әмма бу читтән караганда гына шулай. Август ае бер эш тә чират көтми торган вакыт. Башка елларда басуларның җитешүенә карап, иркенрәк эшләсәк, быел инде һәр культура бердәм өлгерде, шунлыктан өлгеррәк эшләргә туры килде, ди баш агроном.

Хуҗалыкта көзге культуралар 565 гектарда чәчелгән, шуның 156 гектары арыш, 409 гектары көзге бодай. Язын көзге бодайның 279 гектарына өстәмә язгы бодай чәчәргә туры килгән. Арышның һәр гектарыннан уртача 36 центнер, көзге бодайдан 42 центнердан артык уңыш алынган. Арышның «Память Кунакбаева» сорты һәр елны тотрыклы уңыш бирә, кайбер мәйданнарда аның уңышы 58 центнерга кадәр булган. Арпа хуҗалыкта төп культураларның берсе булып тора, ул 409 гектар мәйданда игелгән. «Нур», «Нургуш», «Память Чепелева» сортлары үзләрен яхшы күрсәткәннәр, «Нур» сор-ты һәр гектардан 51 центнер, «Память Чепелева» сортының һәр гектардан 45 центнер уңыш биргән басулар булган.

— Бездә борчакның «Усатый кормовой» сортына өстенлек бирелә, чөнки аның орлыгына бүгенге көндә сорау бар, ди баш агроном. Узган елгы уңышны Мари республикасы, Киров өлкәсеннән килеп, алып бетергәннәр. Борчакның уңышы басуның нинди булуына да карый, Кили авылы янында урнашкан бер басу һәр гектардан 36,8 центнер уңыш биргән, шунысы кызык, узган ел бу басуда чәчелгән солының да һәр гектарыннан 55 центнер уңыш алганнар.

Язгы бодайның «Экада 214» сорты 150 гектар мәйданга чәчелгән, уңыш та чагыштырмача яхшы, һәр гектардан 40-45 центнер биргән басулар уңышы белән сөендергән.

Хуҗалык үзенең комбайнчылары белән горурлана. Республикага, районга билгеле Ясәви Ногманов, Фәргать Гаязов, Фәнил Хәкимҗановларның даннарын Илфат Әсхадуллин, Муса Хисамиев, Нурсил һәм Айдар Маннановлар дәвам итә. Һәркайсының комбайны заманча таләпләргә туры килә торган, чит илдә эшләнгән «Тукано» маркалы комбайннар. Илфат Әсхадуллин быел уракка 40нчы тапкыр чыккан, ярдәмчесе Казанда белем алучы, Кили егете Данил Әшрапов. — Заманында төрле комбайннарда эшләргә туры килде, ашлык мул булган еллар да, басуны бушка гына диярлек әйләнеп йөргән вакытлар да булды. Быел ашлык булмастай күренгәч, күңел бераз китек иде, менә эшли башлагач, шөкер, ипи бар икән бит, күңел дә күтәренке. Мондый заманча комбайнда, табигать шартлары уңай торганда, эшлисе килеп тора, — ди тәҗрибәле комбайнчы. Хуҗалыкның яшь комбайнчылары да сынатмыйлар, тырышып эшлиләр. Җитмәсә, аларның һәркайсы яңадан икешәр техника иярли бит. Муса «МТЗ-1221» һәм "Ягуар«да, Айдар «Амкодор» һәм "Ягуар«да, Нурсил «МТЗ-1221» һәм абыйсы белән алмаш-тилмәш "Амкодор«да эшлиләр. Норма урта мәктәбе укучылары, комбайнчы ярдәмчеләре Фидан Гарифуллин, Кәрим Кәбиров, Рияз Маннанов икмәкнең тәмен яшьтән белеп үсәләр. «Венета» ширкәтеннән «Акрос» комбайннарында Фәнис Гыйматдинов үзенең улы Дамир белән, Салават Гарипов ярдәмчесе Тимур Галиев белән хуҗалыкта урып-җыюга ярдәм иткәннәр. «Азык» ширкәтенең «КамАЗ» шоферлары Илнур Хаҗиев белән Альберт Гыйльметдинов та хуҗалыкта тырышып эшлиләр.

«КамАЗ» машиналарында комбайннардан ашлык ташуда Тимирязев исемендәге хуҗалык шоферлары Илдар Госманов, Газинур Сабирҗанов, Рифкать Шәйхетдинов, Ришат Габделхаков җитезлек күрсәтәләр. Ә амбарда Нәкыйп Гыйльмуллин, Фәрит Галипов, Рөстәм Хисаметдинов, Рәдиф Вафин машиналары белән ашлыкны күчереп, комбайннан кайткан байлыкны урнаштырып барырга мөмкинлек булдырдылар. Хуҗалыкның өч амбары ашлыкны көндәлек кабул итеп, киптереп, чәчүгә һәм сатарга орлык әзерләүне тәэмин итәләр. Бүгенге көндә көзге чәчүгә орлык-лар инде хәзерләнеп куелган, сату өчен көзге бодайның «Льговская-4», «Скипитар», «Фотения», «Туранус» сортлары, арышның «Подарок», «Память Кунакбаева» сортлары чистартылып, барлык таләпләргә туры килерлек итеп әзерләнгән.

Шәхси хуҗалыкларга, авылның социаль өлкәсендә эшли торган хезмәткәрләргә инде арыш, арпа өләшенгән, печәне дә вакытында би-релгән, саламы да кайтарыла. — Авыл җирендә яшәгән күп кеше хуҗалыктан ашлыгын, икмәген алырга өмет итә, шуның белән сыерын тәрбияли, хайванын асрый. Без, бу очракта, аларга һәрьяктан ярдәм итәргә тиешле, дип саныйм, авылларыбызда яшәүчеләрнең киләчәккә ышанычын ныгыту безнең бурыч, — ди хуҗалык җитәкчесе Булат Исрафилов.

Фото: хуҗалык архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы