Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Август аенда шәхси хуҗалыклардан җыелган сөткә түләү турында

Август аенда шәхси хуҗалыклардан 1600 тонна сөт җыйнап тапшырылды. Моның өчен халыкка 23 миллион 635 мең сумнан артык акча таратылды.

Узган ел бу айда сөтнең 1 килогаммы 15 сум 03 тиен булса, быел 71 тиенгә кыйммәтрәк булды. Сөт тапшыручыларга бирелгәне район буенча уртача 14 сум 77 тиен тәшкил итте. Һәр килограмм сөттән 97 тиен тотып калынган. Узган ел бу айда тотып калынган өлеш 1 сум 16 тиен иде. Моны сөт җитештереп тапшыручылар турында район җитәкчелегенең кайгыртуы нәтиҗәсе дип тә карарга кирәк, тапшырылган сөтнең 1килограммыннан 1 сум 20 тиеннән дә күп акча тотып калмаска кушылды.
Август аенда райондагы 42 сөт җыючының 1се генә шушы нормадан күп тотып калды. Ә 18е, күбрәк сөт тапшыручылар мәнфәгатен кайгыртып, сатылган һәр литр сөт өчен кергән акчадан үзенә 1 сумнан да ким алып калды. Бу айда да халыкка иң күп акчаны сөтне үзләрендәге җәмгыятьләр аша сатучылар түләде. Сводкадагы беренче графада сөт җыючының исем-фамилиясе, икенчедә - ул сөт тапшырган хуҗалык исеме, өченчедә - 1 килограмм сөтне сату бәясе, дүртенчедә - аның халыкка түләнгән өлеше:
Сөт җыючының исем-фамилиясе
Ул сөт тапшырган хуҗалык исеме
Сөтне сату бәясе
Халыкка түләнгән өлеше
Айсаф Сафиуллин
Дуслык
17,31
16,81
Резеда Әсхәдуллина
Арбор
17,05
16,40
Галим Гыйльманов
Тукай исем
17,30
16,10
Элмир Зыятдинов
Якты юл
17,28
16,10
Венера Яковлева
Татарстан
16,68
16,07
Дания Сәйфелганиева
Татарстан
16,67
16,06
Гүзәл Дәминова
Татарстан
16,62
16,02
Элмира Каюмова
Татарстан
16,42
15,82
Габдулла Нәбиев
Маяк
16,41
15,60
Гөлзидә Фатыйхова
Смәел
16,30
15,30
Кадрия Хаҗиева
Смәел
16,30
15,30
Антонида Васильева
Смәел
16,30
15,30
Римма Закирова
Кызыл юл
16,71
15,12
Җәмгыятьләр аша эш йөрткән сөт җыючылар каян алып шулай кыйммәтрәк түли соң? Беренче сәбәп, кабул итү пункларында җәмгыятьләрдән китерелгән сөт шәхси хуҗалыкларныкыннан 1 сумга кыйммәтрәк бәядән алына. Мәсәлән, 5 сентябрьдән күмәк коллективлардан китерелгән сөтнең базис бәясе 16 сум 50 тиен булды, ә сөтне халыктан җыеп тапшыручыларга 15 сум 50 тиен. Сөт тапшыруда гомуми таләпләрне үтәп җиткерә алмаганга, җыючылар китергәненә кимрәк түләнә. Шулай да мөстәкыйль эшләүче сөт җыючылар арасында да юнь бәягә сатып, халыкка да әйбәт түләүчеләр бар.
Сөт җыючының исем-фамилиясе
Ул сөт тапшырган хуҗалык исеме
Сөтне сату бәясе
Халыкка түләнгән өлеше
Сөнгать Һадиев
Шода
15,59
15,00
Харис Муллагалиев
Куныр
15,38
15,00
Мәлик Гобәйдуллин
Көшкәтбаш
15,50
14,60
Мәлик Гобәйдуллин
Иске Көшкәт
15,50
14,60
Раушан Хәбибуллин
Субаш
15,19
14,50
Хәмдия Хәбибуллина
Субаш
15,30
14,50
Валерий Федоров
Улисьял
15,56
14,36
Август аенда халыкка тапшырган продукцияләре өчен иң түбән хак түләүче сөт җыючыларны да күрсәтеп үтик:
Сөт җыючының исем-фамилиясе
Ул сөт тапшырган хуҗалык исеме
Сөтне сату бәясе
Халыкка түләнгән өлеше
Рәис Садыйков
Көек
14,83
13,63
Заһир Габбасов
Салавыч Сәрдегәне
14,68
13,80
Марат Әшрафҗанов
Яңгул
14,66
13,80
Равил Шәймехәммәтов
Алан
14,80
13,80
Мөдәрис Габдрахманов
Бөрбаш Сәрдегәне
14,75
13,80
Самат Гыйбадуллин
Сосна
15,19
14,00
Рәфыйк Миңнемуллин
Сосна
15,19
14,00
Айрат Кадыйров
Шеңшеңәр
14,87
14,00
Гөлүзә Гыйләҗетдинова
Яңа Салавыч
15,19
14,00
Гөлүзә Гыйләҗетдинова
Борнак
15,19
14,00
Сөт-май комбинатында сөт җыючы эшмәкәрләр белән үткәрелгән җыелышта менә шушыларның барысы турында да җитди сөйләшү булды. Берүк җирлектән җыеп та халыкка зур аерма белән түләүчеләр кискен тәнкыйтләнде. Сөт тапшырган кеше үзенә тиешле акчасын алырга һәм әйбәт алырга тиеш дигән таләп куйды җыелышны алып барган муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов.
Үзегезне эшле иткән, сыер асрап, сөт сатып гаиләләренә күпмедер өстәмә акча кертергә тырышкан авыл хакының мәнфәгатьләрен беренче планга куярга тиеш сез, диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин. Сөт җыючылар да әйтер сүзләре җыелган. Кайбер оятсызлары бөтен авылларын «пычратып» сөткә су кушуларын, аны ачыклап моңа чик куюдагы кыенлыкларны сөйләделәр. Һәр йорттан тапшырылган сөтнең майлылыгына аерым проба алып, ай буе шул нәтиҗә буенча түләргәме әллә дигән фикер дә булды. Су кушучыларны, сыйфатсыз сөт бирүчеләрне фаш итү юллары билгеләнде.
Шәхси хуҗалыклардан сөт җыю турында район газетасында бирелгән саннарда хаталар китүен дә искәрттеләр. «Саннарны җирле үзидарәләрдән алабыз, ә аларга сез үзегез бирәсез. Саннар белән уйнамагыз, фактны бирегез», диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә бу өлкә белән шөгыльләнүче белгеч. Әйе, газетада басылган саннарны халык күрә, папкага тыктың да куйдың түгел шул.

Авыл халкы сыерны гаиләсенә өстәмә акча кертү нияте белән асрый, сөтен һәрвакыт юнь бәягә сатасы килә. Кем әйбәт түли шуңа тапшырырга тырыша. Конкуренциядә төшеп калмас өчен шушы хакыйкатьне онытмасагыз иде, хөрмәтле сөт җыючылар.
Рафис ВӘЛИЕВ,
Хәлил НӘКЫЙПОВ.
Фото: http://gov.cap.ru/info.aspx?gov_id=59&id=1018400&type=news

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250