Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре профсоюзының республика комитеты рәисе урынбасары Михаил Бочков районда хезмәтне саклауның торышы белән танышты

Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре профсоюзының республика комитеты рәисе урынбасары Михаил Бочков районда авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә хезмәтне саклауның торышы белән танышты.

Райондагы 20 хуҗалыкның 16сында бу эшкә махсус белгечләр куелган. Барлык эшләүчеләр белән дә аттестация үткәрелгән. 110 җитәкче һәм белгечләрне хезмәтне саклау мәсьәләсе буенча укытуга быел беренче яртыеллыкта 220 мең сум акча тотылган.
Менә хәзер урып-җыюда һәм башка кыр эшләрендә эшләүче барлык механизаторлар, ремонтчылар, ярдәмчеләр һ.б. белән укулар үткәрелгән. Барлык механизаторлар махсус эш киемнәре һәм саклык чаралары белән тәэмин ителгән.
Комиссия бу юнәлештә «Дуслык», «Яңа тормыш» хуҗалыкларында эшнең аеруча яхшы үтәлешен билгеләп үтте. Тикшерү барышында кырда эшләүчеләрне тукландыру, аларны мтериаль һәм мораль кызыксындыру эшләре куелышына да игътибар бирелде, район хуҗалыкларында урып җыюда һәм гомумән, кырда эшләүчеләр өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылуы билгеләп үтелде. Михаил Бочковны авыл хуҗалыгы профсоюзларының район комитеты рәисе Хәлим Рәхимуллин һәм авыл хуҗалыгы идарәсе консультанты Ришат Нуриев озатып йөрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250