Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Авыл хуҗалыгы җитәкчеләре, белгечләре белән район башлыгы Рамил Нотфуллин катнашында Сосна мәдәният йортында зур киңәшмә үткәрелде

Районны әйдәп баручы тармак - авыл хуҗалыгы җитәкчеләре, белгечләре белән район башлыгы Рамил Нотфуллин катнашында Сосна мәдәният йортында зур киңәшмә үткәрелде.

Терлекчелектәге эшләрнең быелның узган беренче яртысына нәтиҗә ясап, эштә җибәрелгән хаталар, файдаланылмаган мөмкинлекләр һәм хәл итәсе проблемаларны конкрет күрсәттеләр.
Кайбер хуҗалыкларның сөтне узган елгыдан ким җитештерү һәм сыйфатсыз сату нәтиҗәсендә алынмый калган акча, сыерларны күпләп бракка чыгару, таналарны үстерү вакытының нормадан күп артык, симертүдәге үгезләрне ашатуга игътибарның гаять начар булуы, дуңгызларны бетерү исәбенә сыер көтүләрен зурайту буенча куелган бурычның үтәлмәве... Гомумән, барысы да конкрет хуҗалыклар мисалында күрсәтелде.
Игенчелектә төп бурыч - якын арада башланачак урып-җыюга әзерләнү. Һәр комбайнда авария сигналлары, янгын сүндергеч, аптечка, механизаторлар белән инструктаж үткәрелгән булырга тиеш. Аеруча комбайннарда бөртек коелырдай тишекләргә контроль зур булачак.
Көзге чәчүгә әзерләнү, пар җирләрен эшкәртү һәм ашлау, быел һәр гектарга кимендә 80-100 килограмм исәбеннән минераль ашламалар кертеп кенә чәчүне тәэмин итү, амбар хуҗалыгындагы складларны дезинфекцияләү, ашлык киптергечләрне эшләтү өчен газчылар белән кәгазь эшләрен хәл итеп кую һәм башка - беренче карашка вак-төяк булып тоелган, ә эш башлангач зур киртә тудырачак мәсьәләләр турында да сөйләшенде.
Район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре һәм җитәкчесенең анализларын тыңлаганнан соң муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин узган беренче яртыеллыкның авыл эшчәннәре өчен шактый нәтиҗәле үтүен билгеләп, алда торган зур эшләр - урып-җыю һәм көзге чәчүне үткәрү, терлекчелектәге проблемаларны хәл итү буенча конкрет бурычлар куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250